Логотип Идель
Ялкын

«СОҢГЫ МИНУТКАЧА АТТА КАЛЫРГА!»

СТАРТ БОКСЫ, ИЯР, АЕРЫМ БЕР МОМЕНТТА АТ ҖЫЯ БАШЛАГАН ТИЗЛЕК БЕЛӘН ИДАРӘ ИТӘ АЛУ ЛӘЗЗӘТЕ, ФИНИШ АЛДЫННАН АТНЫҢ ТӘНЕ ДЕРЕЛДӘП КУЮНЫ ТОЮ РӘХӘТЕ, ИМГӘНҮЛӘР, АБЫНУЛАР, ТРЕНИРОВКАГА БАРАСЫ БУЛМАГАНДА ДА ИРТӘНГЕ БИШТӘ ТОРЫП УТЫРУЛАР... АТ ТЫЛСЫМЫ ИҢГӘННӘРНЕҢ КӨНДӘЛЕК ХАЛӘТЕ БУ.


XVI гасырда Англиядә грумнарны, форейторларны, конюшня тирәсендә мәш килгән малайларны, сәяхәтчеләрне, илдән-илгә күченеп йөргән актерларны, кыскасы, үз бәхетен ат өстендә эзләүчеләрне «жокей» дип атаганнар. Аларны уңышка омтылу максаты, авырлыкларны җиңә белү сәләте, затлылык берләштергән. Казанның иң яшь жокее Таһир Метшин шул сыйфатларга ия булган безнең заман герое. Кызларча әйтсәк, «акбүз аттагы ак принц» инде!


Түбән Камада яшәгәндә әтием Фокус исемле mini horse токымлы ат бүләк иткән иде. Аны күрергә көн саен ипподромга йөри башладым. Шунда булачак тренерым белән таныштым. 10 яшемдә беренче тапкыр атта чаптым. Никадәр адреналин һәм курку хисе кичергән идем анда! Әтием бик озак кына ат чабышларында катнашырга рөхсәт бирмәде. Хәтәр шөгыль бит! 14 яшемдә генә ат чабышларында катнашырга яңадан рөхсәт алдым. Ярышларны караганда, әтием әле һаман да йөрәген тотып куя бугай, тик минем кире уйламаячагымны ул инде яхшы аңлый. Бу җәйдә минем өчен бик мөһим вакыйга булды – Казан ипподромы призына лаек табылдым. Бу җиңүне яуларга Лемон Лав Кид исемле атым булышты. Ә тамашачылар арасында бөтен гаиләм миңа көч биреп утыра иде. Аяклар калтырый, хәл бетеп килә, тик «Әйдә, алга!» дигән авазлар белән якыннарыңның көч биреп торуын тоясың да, яңа сулыш белән алга ыргыласың.y_7bdcf980


Атлар белән «аңлашканда» куркыныч хәл булмый калмагандыр?


Бәйгеләр иң куркынычы түгел, иң зур стресс ул – тренировкалар вакытында атлар белән уртак тел табу. Чабышкы атны йөгәнләп тору өчен нинди көч кирәклеген аңа утырып караганнар гына беләдер. Бервакыт, үпкәләрне сынап карар өчен, көне буе атта чаптым. Икенче көнне атны чаптырмыйча, тыныч кына йөртергә кирәк иде. Бер чабарга өйрәнгән атны тиз генә тынычландырып кара син! Мин менеп утыруга ыргылды гына. Каршыда киртәле борылыш, ә аның артында сигез метрлы чокыр. Башта атым тагы ике метрдан борылмаса сикерәм дип хәл иттем, аннан уйлыйм: бигрәк кыйбатлы ат бит, чокырга сикерсә, ул үләчәк... Һәм ат өстендә каласы иттем. Борылышка куелган киртәне  җимердек җимерүен, тик чокыр кырыеннан ничек кирәк шулай борылдык. Хәзер аңлыйм инде, бу хәлгә минем тәҗрибәсезлегем сәбәпче булган. Мин атыма ышанырга тиеш идем. Алтын кагыйдә бар: ат иң акыллы хайван, ул барысын да аңлый (хәтта ярыш көнен дә сизенә), ә аның белән уртак тел таба белү – жокей эше.


Америкадан кайткан чиста канлы инглиз токымлы берничә атың барлыгын беләм. Арада иң яратканы бармы?


Ат чабышында геройлар – жокейлар түгел, атлар. Морис Арч исемле атымны бик яратам, аның белән «җаваплы мәхәббәт» безнең. Мине күргәч, ул уйнаклый башлый. Атлар яратуларын белдергәндә уйнаклыйлар һәм тешләшәләр, тик авырттырып түгел.


Барлыгы ничә ярышта катнаштың?


Барысы сигез ат чабышында катнаштым, алтысында җиңү яуладым. Чабышкы атында йөгерү аркан тартыш кебек. Бер яктан  дилбегәне бар көчкә ат тарта, икенче яктан – син. Алга ыргылып чабу атның геннарына салынган. Аны дөрес позициягә бастырып бару өчен бик күп көч кирәк. Тренировкадан соң, 20 минут бармакларымны турайта алмаган чаклар да була.


Атлар белән ничек уртак тел табарга?


Һәр атның үз характеры. Нинди генә әйбәт жокей булма, ат характерын тулысынча ачып бетереп булмый. Кайсынадыр мәрхәмәтле булырга кирәк, кайбер атны усаллык белән генә алдырып була. Үз тәҗрибәмнән бер нәтиҗәгә килдем: атларга үзеңнең көчле икәнлегеңне күрсәткәндә генә алар сине тыңлый башлый. Кыш көннәрендә атларым Краснодар краенда кышлый. Сагындым инде үзләрен.


Жокей... Бигрәк экзотик һөнәр булып яңгырый...


Һәр кешедән жокей ясап булмый. Ул синең табигатеңдә булырга тиеш. Жокей булу өчен  авырлыкларга түзә һәм атлар каршындагы куркуыңны (спорт атлары гади атлар кебек тыныч түгел бит) җиңә белү кирәк. Беренче тапкыр егылганнан соң, ияргә яңадан менеп утырасың икән, бар да әйбәт дигән сүз. Егылганым да, атларның өстемнән чыккан чагы да булды. Шундый кагыйдә бар: чын жокей соңгы минутка кадәр ат өстендә калырга тиеш, аның егылырга хакы юк. Сикереп төшү бөтенләй көлке санала. Оста жокей фаворит булмаган юргакны да беренче алып килергә мөмкин.z_f5159a7b


Син иң яшь жокей саналасың. Ярышларда бу ничек бәяләнә?


Жокейлар яшь белән түгел, авырлык белән тигезләшә. Һәр ярыш алдыннан жокейның ничә кило булырга тиешлеге программкага языла. Ярыш алдыннан һәр жокей ияре белән килеп үлчәнә. Тиешле авырлыктан җиңелрәк булсаң, ияргә кургашлар асалар. Ярыштан соң жокей тагы үлчәнә. Әгәр чабыштан соң авырлыгы 300 граммга тулмаса, аны җиңүдән азат итәләр. Шуңа күп жокей диетада утыра да инде.


Ипподром юлында истә калган моментлар?


Данлыклы жокей Петр Ширгенның улы – Денис Ширген белән ярышка чыкканым булды. Аның ул вакытта карьерасында – 40 ярыш, ә минем өченче ярышым иде.8a9rxpj1z7o_IMG_8708[1]


Таһир, синең максатың нинди?


Минем өч максатым бар. Беренчесе – World Cup оту. Моның өчен миңа мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә кирәк булачак. Быел яз тренировкаларга Германиягә китәргә җыенам. Андагы жокейлар тәҗрибәсен өйрәнеп кайтырга телим. Икенчесе    Татарстанда  ат спортын күтәрү. Ат спорты Россиядә бөтенләй үсмәгән. Моның өчен безгә күп эшләргә кирәк. Чит илләрдә мәсәлән, 100 мең долларга сатып алынган ат бер сезонда үзен тулысынча аклый. Ә Россиядә андый ат гомере буена да ул бәяне чыгара алмаска мөмкин. Шул ук вакытта, бездә бу спорт төренең культурасы да юк. Казан ипподромының Россиядә иң яхшы ипподром икәнлеген һәм монда һәр җомга ат ярышлары узуын күпләр беләме икән?! Европадан килгән жокейларга да безнең ипподром бик ошый. Өченче максатым – мөстәкыйль булу һәм якын кешеләремә булышу.


Кызларның ак аттагы принц турындагы тылсымлы хыялларының чып-чын герой инде син, ә?


Белмим, принц дип атаучы юк әлегә, бәлки сиздерми йөри торганнардыр...


Белешмә:


Исеме: Таһир Метшин


Туган көне: 1995 ел 11 август


Яши: Казан шәһәрендә


Жокейлык карьерасы: 8 ел


Беренче жиңү алып килгән аты: инглиз токымлы Лемон Лав Кид


Киләчәктә: үзен жокей дип күзаллыйz_81c6ad5e


Сүзлек: 


Грум – экипажны ат өстендә саклап баручы җайдак.


Форейтор – экипаждагы атларның иң алдагысында утырып баручы ямщик.


Фотолар Таһир Метшинның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев