«СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ»НЫҢ ТУГАН КӨНЕ»
Бүген Россиянең бөтен мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уза. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәрескә чакырып шалтыраган кыңгырау дөрестән дә соңгысы. Моннан соң аларны уку йорты һәм зур тормыш көтә. Тагын берничә көннән чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ, ә 9 нчы сыйныфлылар ОГЭ бирә башлыйлар. Болар барысы да иртәгә. Ә бүген исә җыр-биюле бәйрәм!
Әлеге бәйрәм моннан 40-50 ел элек уздырыла башлый. Дөресен генә әйткәндә, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен уздыру идеясен кем, кайда һәм кайчан тәкъдим иткәнен инде беркем дә хәтерләми. Иң мөһиме 25нче май көнне кызлар-егетләр матур-матур киемнәрдә, чәчәк бәйләмнәре тотып, укытучыларын котларга баралар, мәктәпләре белән саубуллашалар һәм киләчәккә бер адым ясыйлар.
P.S. кичке якта социаль челтәрләрдә укучыларның матур-матур фотоларын күрергә әзерләнә торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев