Логотип Идель
Ялкын

СКОЛИОЗ: НИЧЕК САКЛАНЫРГА

Бүгенге аномалиябез – сколиоз. Бу авыру аркасында Җир шары халкының якынча 5% («нибары» 350 миллион кеше) газап чигә. Шуларның 4 % – хатын-кызлар. Авыручыларның 90 % өчен сколиоз белән танышу тарихы үсмер чактан башлана. Нәкъ үсмер чакта (10-17 яшьтә) кеше гәүдәсе аеруча тиз үсә башлый. Хәтереңдәдер: җәйге каникулдан соң мәктәпкә киләсең, ә классташларың гел танырлык түгел – кичәге кәрлә кызый-малайлар кисәк кенә үзеңнән дә зуррак булып үскәннәр дә куйганнар − җәй буена кишер ашап, гел яңгыр астында чыланып йөргәннәр булса кирәк).

Нәкъ шушы үзгәрешләр, «перестройка» чорында кешеләрне суга да сколиоз дигән авыру. Тукта, без аның белән әле рәтләп танышып та үтмәдек шикелле.

 Сколиоз һәм Кифоз


Сколиоз дип без умыртка баганасының уң яки сул якка кәкрәюен атыйбыз. Сәламәт кешенең умыртка баганасы тигез була, калак сөякләре симметрик, иңбашлар тигез биеклектә урнаша. Сколиоз белән авыручыларның исә умыртка баганасы C, S, Z формалы, гәүдәсе бер якка кыйшайган була. ЛӘКИН! Сколиозны бөкре арка (сутулость, гыйльми тел белән әйтсәк, кифоз) белән бутарга кирәк түгел. Бөкрелекнең табигате бүтән – бөкрелек очрагында кешенең умыртка баганасы, бигрәк тә өске буыннары, алга таба бөгелә, ә сколиоз очрагында – уң яки сул якка.

сколиоз 2

 Бу авыру миңа ниләр белән яный?


Умыртка баганасының кәкрәюен тоеп, эчке органнарың да кәкрәергә тартыла, ә бу бик ук яхшы тенденция түгел. Сулыш алу органнарың кәкрәйсә, сиңа суларга авыррак булачак. Йөрәгеңнең дә хәлләре ал да гөл булмастыр. Аннары гомер буена берәр нинди йөк күтәрү синең өчен very challenging булачак (инглиз теле йөген күтәреп кара әле менә).

Сколиозның сәбәпләре төрле була. Иң еш очрый торганы  – парта артында дөрес утыра белмәү, төгәлрәге – теләмәү. Кайбер укытучылар балаларның бер якка кыйшаеп язуларын хуплый хәтта – язу өслүбе матур, яктылык та дөрес төшә, имеш. Андый укытучыларның үзләрендә дә сколиоздыр. Ә син, кадерле укучым, туры һәм сау-сәламәт булырга теләсәң, бел: уң якка иелсәң, умыртка баганаң да уң якка кыйшаерга өйрәнер. Умыртка баганаң синең кечкенә энекәшең кебек – начар гадәтләрне тиз ота. Парта артында туры утырырга кирәк. Һәрхәлдә, туры утырырга тырышырга.

сколиоз упражнения

 Сколиоз турында 5 факт:



  • Сколиозның 4 дәрәҗәсе бар – иң җиңеле 1нчедән башлап һәм иң хәтәре 4нчегә кадәр. 1нче дәрәҗәдәге сколиозны (умыртка баганасының кәкрәюе – 1-10 градус) махсус физик күнегүләр, гимнастика, йога, массаж, йөзү ярдәмендә дәвалыйлар. 2-3нче дәрәҗәдәгесен корсет кидереп, ә 4нче дәрәҗәдәге сколиозны (30 градустан та ким түгел) операция белән генә җиңеп була.

  • 2нче дәрәҗәдәге (10-15 градус) сколиоз белән авырган егетләрне армиягә алмыйлар.

  • Сколиозны 20 яшькә кадәр генә буйсындырып була. 20 яшьтән соң кеше гәүдәсе үсүдән (үзгәрүдән) туктый, һәм аркаң нинди булып бу яшькә керде, шул рәвештә оҗмах капкасына шакыганчы калачак («горбатого могила...» диләрме әле?)

  • Аяк озынлыгы төрле булу да сколиоз күрсәткече булырга мөмкин. Бер аягың икенчесеннән 1 сантиметрга гына да озынрак икән, тизрәк табибка йөгер, синдә сколиоз! Бу очракта сиңа махсус олтыраклар эзлисе булыр.

  • Синдә сколиоз икән... Дөнья бетте дигән сүз түгел бу! «Нирвана» төркеменең төп солисты Курт Кобейн, танылган атлет Усейн Болт, «Баффи – истребительница вампиров» сериалы йолдызы Сара Мишель Геллар, Голливудның «әнисе» Элизаберт Тэйлор... Алар барысы да сколиоз белән яшәгәннәр, көрәшкәннәр һәм, ахыр чиктә, җиңгәннәр дисәк тә була.


СКОЛИОЗНЫ БУЛДЫРМАС ӨЧЕН:




  • Парта артында дөрес утыра бел – кыйшайма!

  • Компьютер артыннан таярга тырыш – барлык авырулар шул ике сүздән: компьютер һәм интернеттан башлана.

  • Йоклау урының уңайлы булсын. Матрац артык тыгыз да, артык көпшәк тә булырга тиеш түгел.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев