Логотип Идель
Ялкын

"ҮСКӘЧ, КИРӘКЛЕ КЕШЕ БУЛАСЫМ КИЛӘ!"

ХӘТЕРЕГЕЗДӘМЕ, «ЯЛКЫН» «ОСТАНЫҢ БЕР КӨНЕ» ДИГЩН РУБРИКА ИГЪЛАН ИТКӘН ИДЕ. БУ РУБРИКАГА КИЛГӘН ЯЗМАЛАРНЫ БЕЗ ЕЛ ДӘВАМЫНДА САЙТЫБЫЗГА УРНАШТЫРЫП БАРДЫК. КАЙБЕРЛӘРЕ ЖУРНАЛ БИТЛӘРЕНДӘ ДӘ УРЫН АЛДЫ. БУ ЮЛЫ БЕЗГӘ БЕР ҺӨНӘР ТУРЫНДА ГЫНА ТҮГЕЛ, Ә БЕРНИЧӘ ҺӨНӘР ТУРЫНДА ЯЗЫП ҖИБӘРГӘННӘР. БЕР МӘКТӘП, БЕР ҮК КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ. ЙӘ, УКЫП КАРЫЙК!


Исәнме, «Ялкын» редакциясе! Апас районы Биеш урта мәктәбенең мин укыта торган 6нчы сыйныфында барлыгы 5 укучы белем ала.  Сезнең рубрика турындагы хәбәрне алгач, һөнәрләр темасына сыйныф сәгате уздырдым. Әйдәгез, бу бәйгедә барыбыз да катнашыйк әле дигәч, укучыларым бик теләп ризалаштылар. Икенче көнне үк язма эшләрен әзерләп тә килделәр. Сезнең игътибарга укучыларымның шул язмаларын җибәрәм.


Ихтирам белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая ХИСАМОВА.


Хатларны минем әни тарата!


Без-ике кыз һәм өч малай Апас районы Биеш урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укыйбыз. Күптән түгел укытучыбыз Фирая Мөхәммәт кызы «Һөнәрләр иленә сәяхәт» дигән  темага сыйныф сәгате уздырды. Дөньяда нинди генә һөнәрләр юк икән бит! Һәрбер һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары булуы турында, һәрбер кешенең үзенә ошаган һөнәрне сайлап алырга тиешлеге турында, сайлаган һөнәре аңарга шатлык китерсә генә, кешенең бәхетле булуы турында  сөйләштек без. Әти-әниләребезнең һөнәрләре, аларның ни дәрәҗәдә кызыклы, кирәкле булуын  да белдек бу дәрестә.


«Һәрбер һөнәр иясенең үз эшенә бәйле махсус эш коралы була», дигән иде укытучым. Чыннан да шулай икән бит. Менә минем әнием хат ташучы булып эшли. Хат ташучының эш коралы күп-күп гәҗитләр, хатлар, открыткалар салынган сумка. Әнием һәр иртәдә биш км ераклыкта урнашкан почтага барып, кешеләр өйләренә алдыра торган гәҗит-журналларны, хат һәм посылкаларны алып кайта. Уйлаганыгыз бар идеме, хатлар кирәкле кешегә ничек барып җитә икән дип? Аларны минем әни һәм аның кебек башка хат ташучылар тарата!


Үзен һәр өйдә көтеп торуларын белгәнгә, тизрәк гәҗит-журналларны, хатларны хуҗаларына илтеп җиткерергә ашыга ул. Иңнәренә көн дә авыр йөк күтәреп йөрү җиңел түгелдер, тик әнием эшеннән зарланмый. Кешеләрне сөендерү үзенә дә сөенеч китерә аның.


Дәвамы иртәгә булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев