СИНЕ КӨН ДӘ ТӨШЕМДӘ КҮРӘМ...

Сугышның беренче елында ук Татарстан Язучылар берлегенең (53 кеше) яртысы (25 кеше) сугышка озатылган. Әдипләр кулларына корал тотып илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен фашистларга каршы көрәштә катнашкан. Дошманга төзәп аткан пулялары белән генә түгел, каләмнәре белән дә алар данлы җиңүгә үз өлешләрен керткән.


28 февраль 1942Ут эчендә йөрүче татар язучылары сугыш тынган арадагы кыска минутларны иҗатка багышлаган, бер-берләре белән даими рәвештә хат язышып торган. Аларның кайберләре сугыш башында хатларын рус телендә язган, чөнки хәрби цензура аркасында рус телендәге хатлар тизрәк – атна-ун көн, татар телендәгеләр – бер айдан артык, яңалиф графикасындагылар өч айлап, ә гарәпчә язылганнары бөтенләй дә ярты ел барган.


Соңгы вакытта журнал һәм газета битләрендә язучылырыбызның фронттан язылган хатлары дөнья күрә башлады. Әдипләр сугыш кырында әниләрен дә, туганнарын да, җанкисәкләрен дә, бала-чагаларын да бик сагынган, аларга да хатларын юллаган. Бу хатлар безнең музейларда, архивларда  саклана, тик, кызганычка каршы, алар әлегә кадәр матбугат битләрендә басылып чыкмаган.


Журналның бу саныннан башлап мин укучылар игътибарына язучыларыбызның балаларына язылган хатларын тәкъдим итәм һәм аларны әдәбият сөючеләр кызыксынып укырлар дип өметләнәм. Беренче булып герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпанга юллаган хатлары дөнья күрәчәк. Алар барлыгы – тугыз: икесе – Татарстан Фәннәр  академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм  музыкаль мирас үзәге архивында, берсе – Татарстан Республикасының Милли музей фондында, калганнары Чулпан Җәлилованың шәхси архивында саклана.


                                                        Әлфия  ШАМОВА.


Сөекле кызым Чулпан!


Әбиең аркылы синең сәламәтләнүеңне белдем. Менә молодец ичмасам!.. Мин синең һәрвакыт таза, нык, шат булуыңны телим. Син авырый башласаң, бик борчылам мин. Һаман авырып тору үзеңә дә җиңел түгелдер. Мескенем, интегеп беткәнсеңдер инде. Әле ютәл, әле температура,Щигры каһәр суккан чуан килеп чыга, җитмәсә!.. Тизрәк дәваланырга да инде авырмаска кирәк. Ә авырмас өчен әниеңнең сүзен тыңларга кирәк: үзеңне сакларга, яланаяк йөрмәскә, тышка чыкканда – җылы итеп киенергә. Салкын су эчмәскә, сквознякта утырмаска. Күп итеп ашарга. Ш0vc  cул чагында таза булырсың.


   Мин һаман Москвада әле. Столешниковта синең дусларны очраткалыйм. Алар миннән: «Чулпан кайда?» – дип сорыйлар. «Ул Казанда», ̶ дим. «Ә ул анда нишли?» – диләр. «Чуаннар белән сугыша, ‒ дим. – Муенына бер чуан чыккан икән, Чулпан аны тиз арада юк иткән, ‒ дим. – Аннан соң ул Валерик һәм Светлана белән уйный. Әтисе кайтышка бүләкләр хәзерли. Ә әтисе аның туган көненә бүләк хәзерли», ̶  дим.


   Москвада күңелле түгел әле. Кеше аз. Өйләр бикле. Менә җәйгә чыккач күңелле булыр. Син дә монда кайтырсың.


Хәзергә!Әтәч турындагы әкиятне һаман язмакчы булам, һаман вакыт тими. Икенче вакытта язармын. Сиңа шушы кечкенә китапны җибәрәм. Укып чык.


Үбеп әтиең


Светланага, Валерикка1, тагын Светланага һәм Феликска2 сәлам тапшыр.


1942 ел, 26 февраль


Мәскәү


 


   Сөекле минем Чулпаным!


  ст. Куловка Ниһаять, мин фашист каһәрләрне тукмарга фронтка киттем. Син, мөгаен, киноларда буласың һәм күрәсең: ничек безнекеләр фашистларны кыйныйлар һәм җирләребездән куып чыгаралар. Мин дә шулай сугышачакмын. Аларны куып чыгаргач һәм җиңгәч, мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен. Ярый хәзергә, минем кадерлем, күрешкәнчегә! Мин инде вагонга утырам.


   Кысып үбәм.


 

Әтиең


    Мин Ленинград янындагы фронтка киттем.


 1942 ел, 28 февраль


 


Минем кадерле Чулпаночкам!


МарьиноКүрәсең, мин сиңа ничек еш язам. Чөнки мин сине яратам һәм сагынам. Мин Мәскәүдән сиңа берничә шушындый открытка җибәргән идем, юлда барганда да шундый открытка салдым, менә хәзер дә язам. Мин инде фронтка, фашистлар белән сугышырга китеп барам. Фронтка килеп җитәргә бик аз калды инде. Без ул каһәр суккан фашистларны Ленинград өлкәсеннән куып чыгарырбыз, аннан барлык совет җиләреннән. Шуннан соң барысы да тыныч һәм яхшы булыр. Мин синең турыда шигырь яздым һәм аны Мәскәүдә китап итеп бастыру өчен бирдем. Ул китап тиздән чыгар һәм син аны укырсың. Ә менә бу картина немецлар белән сугышны күрсәтә3. Бу нәкъ минем «Илдар» китабында язылганча. Илдар турында әниең сиңа сөйләр. Ярый, хәзергә.


Сине кысып үбәм.


                                                                            Әтиең


1942 ел, 9 март


Сөекле Чулпаным!


12 февраля 1942


Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам. Үзем дә язармын. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын. Сине көн саен төшемдә күрәм, һәм икәү  Ялтада ял иткән чаклар, тауга меңүләр, диңгездә коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим (сагынып куям). Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез. Хәзергә сиңа акча җибәрәм, әниең үзеңә күлмәкләр, уенчыклар алыр. Хат яз.


Кысып үбәм,әтиең


1942 ел, март


М.Вишера


 


Кадерле Чулпаночка!


Сиңа кайнар сәлам җибәрәм һәм кысып үбәм.28 февраля 1942 Мин яңа гына сугыштан үз квартирама кайттым. Анда ун көнләп булдым. Без фашистларны кыйнадык. Алар артларына да әйләнеп карый алмыйлар, качалар. Безнең туплар аларны снарядлар белән сыйлый һәм, монда бик каты салкын кыш булуга карамастан, аларга кайнар. Сугыштан соң мин дуслар белән әтәч шулпасы һәм пешкән әтәч ашадым. Ә менә сиңа ышандырган әтәч турындагы хикәяне язарга һич вакыт таба алмыйм. Мин аны язармын. Ул сугыш һәм әтәч турында бик кызыклы хикәя.


Ярый, хәзергә. Бик каты кочам.


                                                          Әтиең


1942 ел, 24 март


М.Вишера






Светлана, Валерик – Әминә Җәлилованың сеңлесе Розаның балалары.


Светлана һәм Феликс – язучы Мәхмүт Максудның балалары.


Сүз ачык хатның икенче ягындагы рәсем турында бара. Шагыйрь аны «Илдар» либреттосы  героена  охшаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2553
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    704
    0
    1
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    620
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019