«СИНЕҢ БЕЛӘН АРАЛАШУ КЫЗЫКЛЫМЫ?»

Килешәсездер, бөтен кеше дә таныш булмаганнар белән тиз аралашып, дуслашып китә алмый. Ә кайберәүләр бөтенләй дуслары янында да үз фикерен әйтә алмыйча, сөйләшми басып тора. Ә син нинди әңгәмәдәш икән, хәзер белербез?!

1. Яхшы әңгәмәдәш башкаларны тыңлый белергә тиеш.







      • Әйе, бу шулай – 2




      • Юк – 0






2. Әти-әниләр синнән күбрәк белә.







      • Әйе – 2




      • Юк – 0






3. Бик күпләр оялчан булганга түгел, ә нәрсә әйтергә белмәгән өчен дәшмиләр.







      • Килешәм – 2




      • Дөрес түгел, әйтер сүзең булмаса да сөйләшергә кирәк – 0






4. Син кызыксынучанмы?







      • Әйе – 2




      • Юк – 0






5. Берәр нәрсәне белмәгән очракта, син моны әйтергә курыкмыйсың.







      • Әйе – 2




      • Юк – 0






6. Дусларың арасында синең яшьтәшләрең генә түгел, синнән олыраклар да, кечерәкләр дә күп.







      • Әйе – 2




      • Юк – 0






Нәтиҗә:


12-8 балл. Син кызыксынучан һәм аралашырга яратучы кеше. Бик күп нәрсә турында җиңел сөйләшеп китә аласың. Шуңа күрә дусларың, танышларың синең белән ешрак аралашырга тырыша.


6 балл. Кайвакыт синең белән аралашу бик кызык, әмма кәефең булмаганда танышларың яныңа якын килмәскә тырыша. Холкыңны үзгәртергә һәм кешене тыңлый белергә өйрән.


0-4 балл. Үз эчеңә бикләнеп яшисең, ахры. Дусларың аз, дөресен генә әйткәндә, аларга синең белән аралашу, каядыр бару кызык түгел. Сөйләшергә, үз фикереңне җиткерергә, танышырга, белмәгән әйберне сорарга курыкма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
3915
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
8934
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
11387
0
0