Логотип Идель
Ялкын

СИҢА ПОКЕМОННАР КИРӘКМЕ?

Дөньяны покемоннар басты. Бер ай элек кенә дөньяга чыккан "Pokemon Go" уены иң популяр мобиль уенга әверелде. Бу - ясалма чынбарлык белән чын тормышны берләштереп ясалган уен. Уенчылар чын тормышка качырылган уйдырма җан иясе - покемоннарны табарга, кулга ияләштерергә тиеш.




Шуннан соң алар башка кешенең покемоннары белән сугыша. Уенның дебюты АКШ, Канада һәм Австралиядә булды.  Уен инде кешеләрнең акылына шулкадәр нык кереп урнашырга өлгергән. Аны уйнап дөньясын онытучылар бар.

Америкада покемоннар


Балтиморда яшәүчеләрнең берсе рульдә "Pokemon Go" уйнап барып һәлакәткә очрый. Зур тизлектә юл читендә торган полиция машинасына килеп бәрелә. Шулай ук Америкада бер яшь пар уенга бирелеп, 2 яшьлек улларын урамда онытып калдыра. Бала 1,5 сәгать урамда каңгырап йөри. Аның үз өе янында яланаяк килеш елап торганын күршеләре күреп ала. Ярый күршеләре "Pokemon Go" уйнамаган!
Калифорниянең Энсинитас шәһәреннән 2 егет покемоннар тотканда 25 метрлы ярдан егылып төшә. Бәхеткә, икесе дә исән кала, ләкин имгәнә.
Нью-Йоркның Үзәк паркында 100дән артык кеше Вапореон кушаматлы сирәк очрый торган покемонны тотмакчы була. Кайберәүләр теләкләренә ирешү өчен машиналарын юл уртасында ташлап калдыра. Паркта нәрсә майтарылуын күз алдына китерү авыр түгел.
Гватемалада билгесез кешеләр "Pokemon Go" уйнаучы үсмерләргә ата. Үсмерләрнең берсенең гомере өзелә. Икенчесе яралана.

покемоннар 2


Шундый начар уенмы?


Кайбер кешеләр өчен аның уңай яклары да булган. Уйнаганда урамга чыгып яңа дуслар табучылар бар. Кайберәүләр покемон артыннан йөри-йөри артык авырлыгыннан котылган. Запорожьеда бер яшь пар покемоннар тотканда бер машинаны урланудан саклап калган. Карак аларны машина хуҗасы дип белеп, машинаны ачык калдырып качкан.

Россиядә уен әле рәсми рәвештә рөхсәт ителмәгән. Депутатлар аны хәзердән үк тыярга тәкъдим итә.


Син ничек уйлыйсың, мондый уен безгә кирәкме?
korrespondent.net сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев