"СИН ҮЛМӘССЕҢ"

Муса Җәлилгә...

Татар халкын бар дөньяга

Шагыйрь таныткан.

Нинди авыр чакларда да

Өскә калыккан.

Сатмагансың Ватаныңны,

Шигырьләр - дәлил.

Халкыбызның батыр улы,

Син – Муса Җәлил.

"Моабит дәфтәрләре"ңне

Кат-кат укыйбыз.

Мондый илһам кайдан килгән? –

Диеп уйлыйбыз.

Шигырьләрдә эчке халәт,

Ватанпәрвәрлек.

Бу юллар гасырлар аша

Барып җитәрлек.

Күпме еллар үткән,

Вакыт кире борылмый.

Үлемне җингән батырны

Халык онытмый.

Мортазина Гүзәл Казан шәһәре 16-нчы гимназиянең 11-нче сыйныф укучысы19.02 15х10

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1272
    0
    6
  • 26 гыйнвар 2021 - 12:03
    КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә  беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
    1111
    0
    1
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    430
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019