Логотип Идель
Ялкын

"СИН ӘЛЕ КЕЧКЕНӘ" ДИЯРГӘ ЯРАМЫЙ...

Тәрбия бишектән башлана, дигәннәрен барыбызның да ишеткәне бар. Аннары ул балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итә. Яңа заман педагоглары бала тәрбиясенең әллә никадәр төре бар, дип белдерсәләр дә, аның нигезендә һаман да шул бер төшенчә ята - гуманлылык. Ә гуманлылык, латинчадан тәрҗемә итсәк, ул "кешелеклелек" дигән сүз. Дөресрәге, ничә яшьтә булса да, балада шәхесне күрү, аның кызыксынуларына, мавыгуларына игътибарлы булу, аны иҗади яктан үстерү.

Декабрь аенда Чаллы дәүләт педагогика институтында “Полюбите будущее – крылья вырастут” исеме астында гуманлы педагогикага багышланган беренче республикакүләм укулар үтте. Семинарда академик, психология фәннәре докторы Шалва Амонашвили һәм аның улы, язучы, социолог, “Басти-Бабу” исемле балалар бакчасының фәнни җитәкчесе - Паата катнаштылар. Шалва бабай Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә гуманлы педагогика системасына нигез салучы, аны пропагандалаучы буларак гаять танылган шәхес. Чаллыдагы семинарда 16 регионнан килгән студентлар, укытучылар һәм гаиләләр катнашты.

Семинар башланыр алдыннан зал бик дулкынланды, хәтта каушады, барысы да Шалва бабайны зур түземсезлек һәм үтә бер җылылык белән көтәләр иде. Кемнеңдер аның белән инде икенче, өченче очрашуы булса, минеке һәм минем дусларымның - беренчесе генә иде. Һәм менә... залга елмаеп ап-ак чәчле, мөлаем йөзле Шалва бабай килеп керде...

Семинар дәвамында ниләр турында сүз барды, шулар белән уртаклашам...

Дөньяга башкача караш


Шалва бабай нигезләгән принцип бик гади дә, шул ук вакытта бик авыр да. Югарыда әйткәнебезчә, гуманлылык ул - кешелеклелек, бер-береңә карата хөрмәт, якыныңа карата мәхәббәт. Ләкин Шалва бабай аны гомумән икенче яктан ачты. Бу төшенчә “умен” дигән сүзгә барып тоташа, диде ул безгә. "Умен" сүзе ике тамырдан тора икән: у – (ура-аура-ра) "яктылык", "ут", “югары акыл” (Кояш Алласы Раны искә төшерегез, дип ассызыклады Шалва бабай. - И.Т.), ә “мен” – гади кеше. Инглиз телендәге man да, бәлки, шуннандыр? Димәк “умен”  сүзен шәрехләп карасак, "бу тормышта үз юлын эзләгән гади бер кеше" дия алабыз. Әле тагын Шалва бабай әйтүенчә, “умен” рус телендәге "умный" сүзе белән тамырдаш.

"Йолдызлар яңгырыннан сакланырга өйрәнәм..."


Семинарны Шалва бабайның улы Паата абый дәвам итте. Ул үзенең бакчасында булган бер кызык хәл турында сөйләде. Җәй көне бу икәү балалар өчен үз өендә кечкенә генә балалар бакчасы оештыралар икән. Ә алар белән килгән әти-әниләр гуманлы педагогика буенча белем алалар, тәрбия серләренә төшенәләр.

Бер баланың әнисе Паата абыйдан ярдәм сорап килә. Аның әйтүенчә, улы үз өстенә ташлар сибеп уйный икән. Башкаларга да сибә, имеш. Бөтенесе дә аптырап, сәерсенеп карыйлар улыма, мин үзем дә оялам бу гадәтеннән, ди әни кеше. Малайны бу эшеннән берничек тә туктатып булмавын да әйтә. Паата абый аптырап калмый, бу сәер малай белән танышырга була.

Паата абыйның беренче һәм иң төп кагыйдәсе: бала нинди генә булмасын, аңарга соклану. Чөнки балалар шул очракта гына өлкәннәр өчен дә, бу дөнья өчен дә үзләрен бик кирәкле итеп хис итә алачак. Аннан да бигрәк, зур кешеләр кебек итеп! Ә бит чыннан да дөрес: һәр бала бәләкәй чагында зур булырга омтыла! Син кечкенә әле, сиңа болай эшләргә ярамый, дигән сүзләрне искә төшерегез әле... Кечкенә чакта аларны ишетү бер дә р әхәт булмый иде ләбаса...

Озын сүзнең кыскасы, Паата абый теге малай белән аралашуын сокланудан башлый. Ул аның кайчандыр ясаган рәсемнәрен күреп, сүзне шуларга юнәлтә. Әлбәттә, ул аны мактый. Малай да бу абыйның үзе белән чын күңелдән олылар кебек аралашуын күргәч, аны дус буларак кабул итә.

Паата абыйның икенче кагыйдәсе: балалар белән зурлар кебек сөйләшергә. Аннан да бигрәк, аларны, ничә яшьтә булуларына карамастан, өлгергән шәхес итеп кабул итәргә. Чөнки, без гомер буе үсәбез, өлгерәбез, димәк, бала үз яшендә лаеклы шәхес итеп кабул ителергә тиешле. Шул очракта гына без үзебезне кешеләргә кирәкле итеп хис итә алабыз.

Көннәрдән бер көнне Паата абый таш сибеп уйнаган малай янына килә. Янына утырып, мине дә өйрәт әле, дип, аның белән бергә таш сибеп уйный башлый.

Өченче кагыйдә: баланың һәр эшенә кызыксыну белән карау. Нинди генә әйбер белән шөгыльләнмәсен, ачуланып, аны эшеннән аерып алу ярамый. Бигрәк тә ул эшне юкка чыгару. Ә бит без, гадәттә, үзебезгә аңлаешлы булмаган һәр нәрсәне пүчтәккә санарга ияләшкәнбез, балаларга да моны еш әйтәбез. Югыйсә, баланың эшләгән эше бөтенләй яңа бер нәрсә булырга, ә үзе моңарчы булмаган ачыш ясарга мөмкин бит. "Даһилар күктән төшсә дә, аларның канатлары җирдә чыныга" - бу сүзләрне онытмагыз!

Бала нинди дә булса мавыгуына, шөгыленә гомумән икенче күзлектән карарга мөмкин. Без күрмәгән һәм аңламаган! Шуңа күрә, бала ниндидер кирәкмәгән нәрсә эшли икән, дип уйласагыз, башта аңарга сораулар биреп, аңлатырга ирек бирегез. Әгәр инде ул кылган гамәл тирә-юньгә зыян китерә торган булса, аңа ул зыянны аңларга ярдәм итегез. Бала нәрсә дөрес, нәрсә начар икәнлекне үз тәҗрибәсендә тоярга тиеш.

Ә малайга кире әйләнеп кайтсак, уенның кагыйдәсе дә булган икән: ул ташларны ыргыта да, үзе башын әле бу якка, әле теге якка борып, алардан сакланып та кала икән. Паата абыйсы уенга кушылгач, ул аңа барысын да аңлатып бирә. Ләкин өлкән абыйсының, ничек кенә тырышмасын, беренче тапкырдан да, аннары да тиз генә килеп чыкмый... Ни өчен болай эшлисең, дип сорагач, малай җәһәт кенә җавап та кайтара: йолдызлар яңгыры башланса, исән калыр өчен, үземне әзерлим, ди.

Әлбәттә мондый җавапны берәү дә көтми. Дөресрәге, аңа бу хакта моңарчы сорау да бирүче булмый. Ә бит балалар дөньясының үз мантыйгы бар икән! Без аны аңлап кына бетерә алмыйбыз күп вакытта. Ә еш кына - вакыт тапмыйбыз...

Паата абый яңа дустына "йолдызлар яңгырыннан саклану" уенын кешеләр булмаган җирдә уйнарга тәкъдим итә. Кешеләргә зыян китермәскә кирәклегенә төшендерә. Малай, әлбәттә, ризалаша.

Балалар белән дус булып, аларның гына түгел, ә үз дөньябызны да җентекләбрәк өйрәнә алабыз, дигән карашта торалар Шалва бабай белән Паата абый.



Һәр баланың - үз дөньясы


Шулай да баланың табигате нидән гыйбәрәт соң? Шалва бабай методы белән без аны 3 өлешкә бүлеп карый алабыз:

- үсү;

- зураю;

- азатлык.

Балада чын-чынлап үсеш булсын өчен дөрес мохит сайларга кирәк. Бу методны кулланучы кайбер әти-әниләр, гаиләләр белән берләшеп, үз өйләрендә мәктәп ачалар икән. Бер әти-әни бер предметны укытса, башкасы - икенчене. Бу күренеш хәзер бик популяр, ди Шалва бабай.

Мәктәпкә килсәк, укытучыны сайларга кирәклегенә басым ясый ул. Әгәр мәктәптә бик яхшы укытучыны күреп аласыз икән, балагызның укырга керергә вакыты җитсә дә, көтегез аны, ди ул. "Яхшы укытучы нинди була соң?" - дип сорыйбыз Шалва абайдан. "Балаларны яраткан укытучы, - ди ул җавабында. - Андый укытучыдан нур чәчелеп тора..." Һәм тагын бер мөһим нәрсәгә басым ясый: балагызның мәктәпкә теләп бару-бармавын һәрчак контрольдә тотыгыз, ди. Әгәр бала мәктәпкә ашкына икән, димәк укытучы аның мәхәббәтен яулый алган, димәк, ул анда чын-чынлап белем дә тәрбия дә ала.

Зураю. Балалар һәрчак тизрәк зур үсеп җитәргә, үз яшенә караганда зуррак булып күренергә телиләр. Шуңа күрә иң беренче кагыйдә: балага беркайчан да "Син әле кечкенә" дип әйтергә ярамый.

Азатлык. Балалар чикләр куйганны бер дә яратмый. "Анда барма", "тегеңә тотынма", "моны эшләмә"... Ирексезләгән очракта алар аны махсус эшләячәкләр! Шуңа күрә балага үзенә дөньяны өйрәнергә ирек бирегез. Әлбәттә, аңа һәрвакыт бу эштә ярдәм күрсәтү – безнең бурычыбыз. Гади генә мисал. Бала су сибәргә теләк белдерә икән, аның теләгенә каршы төшмәгез. Әлбәттә, синең ярдәмең миңа бик кирәк, балам, дип, бергәләшеп су сипсәгез, баланың да теләге үтәлер, сез дә аның теләктәшенә, хәтта дустына да әверелер идегез.

Тагын бер гаять мөһим фактор: бала белән ихлас булу. Әгәр дә чын күңелдән аның белән дөньяны күзәтеп, яңа ачышлар ясасагыз, улыгыз, кызыгыз, яки энекәш-сеңелкәшләрегез үзләрен бу дөньяда кирәкле итеп хис итәчәкләр. Аларда кечкенәдән үк ялгызлык тойгысы юкка чыгачак. Ә бу, үз чиратында, аларга олы тормышта да үзләрен табарга булышачак.

Бөтен проблемалар да кешенең үзен ялгыз һәм кирәксез итеп тоюыннан башлана, ди педагоглар. Кадере булган бала, гаиләдән чыгып китеп, начар компаниягә кушылмаячак, ди алар. Әгәр бик җитеш, тыштан бик матур күренгән шаиләдә бала белән проблемалар башлана икән, димәк, аны чишү юлларын бергәләп эзләргә кирәк. Димәк, гаиләдә мәхәббәт, аңлау җитми! Ә өйдә җитмәгән мәхәббәтне бала башка җирдән эзли башлый...



Шалва бабай безгә - булачак укытучыларга шулай итеп үз киңәшләрен бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мин дә, үз чиратымда, үзем өчен ачкан бу яңа дөнья белән уртаклашырга булдым.

Бәлки, кемгәдер ярдәме тияр!

Илсинә Тимерова,
автор фотолары

"Ялкын" архивыннан: гыйнвар, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев