Логотип Идель
Ялкын

"СИН ӘКРЕН КЕШЕМЕ?"

1. Бирелгән эшне вакытында үтәмәсәгез, үзегезне гаепле хис итәсезме?


  • Кайчак – 1




  • Сирәк – 0




  • Һәрвакыт – 2




2. Зур эш башкарырга туры килсә, кайсы җиреннән башлыйсыз?





  • Башта иң авыр өлешен – 2




  • Бераз җиңелрәк булган өлешен – 1




  • Бөтенләй чит эш белән шөгылҗләнәм – 0




3. Берничә көнгә алдан план төзисезме?





  • Юк, беркайчан алдан планлаштырмыйм – 0




  • Тырышып карыйм, ләкин планнарыма тугры калалмыйм – 1




  • Һәрчак планлаштырам – 2




4. Якын кешегезнең туган көненә бүләк алырга кирәк ди:





  • Берничә көн алдан алып куям – 1




  • Нәрсә бүләк итәсемне алдан уйлыйм һәм бер атна алдан алып куям – 2




  • Туган көнгә барышлый алам – 0




5. Четерекле сөйләшү көтелсә, аны кичектереп киләсезме?





  • Башкача сузарга мөмкинлек булмагач кына сүз башлыйм – 0




  • Сөйләшергә әзерләнер өчен миңа бер-ике көн акыт кирәк – 1




  • Шундук сүз башлыйм – 2




6. Сезгә йөкләнгән эшне тапшырыр алдыннан дулкынланасызмы?





  • Ай-һай – 0




  • Бераз – 1




  • Әйе – 2




7. Гадәти иртәгезне ничек сурәтләргә мөмкин?





  • Бик иртә торам, эшләрем алдан бүленгән, шуңа күрә барына өлгерәм – 2




  • Өйдән чыгып китәргә бер сәгать кала торып, ашыкмый гына эшләремне башкарам – 1




  • Чыгып китәргә берничә минут кала торам да бар эше аяк өсте эшлим – 0




8. Сез бу тестны ашыгыч хуҗалык мәшәкатьләрен калдырып эшлисезме?





  • Өлешчә – 1




  • Әйе – 0




  • Юк, бар эшне дә күптән тәмамладым – 2




 Нәтиҗә:


16 балл. Сез эшне йөкләү белән эшләргә тотынасыз. Вазыйфагызга бик җаваплы карыйсыз, эшкә дә һәрчак биш минут алдан киләсез. Җыйнаксызлык, шапшаклык, җавапсызлыкны җенегез сөйми. Эш авыррак булган саен, сез аны яхшырак башкарасыз. Ахмак җитәкче генә мондый хезмәткәрдән баш тартыр. Аннары сез үзегез дә,кечерәк кенә булса да, бер бүлекчәнең башлыгыдыр, мөгаен.


11-15 балл. Сез бик җаваплы, төгәл кеше, дөрес итеп, намус кушканча эшләргә ияләнгән. Тик сезгә дә ял кирәк. Талантлы җитәкче һәм күңелле коллектив булса, шул җиткән. Әгәр ниндидер эшне сузасыз икән, бәлки, ул чыннан да мөһим түгелдер?


6-10 балл. Эшегезне дөрес оештырмыйсыз яисә тиешле эш белән шөгыльләнмисез, көчегезне тигез бүлә белмәүдән бу. Шуңа да үзегезне гел гаепле тоеп яшисез: бер эне бетерергә өлгермисез, икенчесен башкарып чыга алмыйсыз. Аның каравы сезгә бик мөһим, җаваплы эш йөкләсәләр, зур җаваплылык тоеп, барысыннан да яхшырак башкарып чыгасыз.


5 балл һәм аннан азрак. Кушылган эшне гел сузып киләсез. Мәҗбүр итүне һәм бурычлы булуны җенегез сөйми. Барлык эшләрне дә бик озакка соңартып тәмамлыйсыз, яисә гомумән үтәмисез. Бирелгән эшләрне үтәмичә, вакытыгызны шуларны башкару турында уйлап уздырасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев