Логотип Идель
Ялкын

«СИН – АРИСТОКРАТМЫ?»

Аристократмы син? Үзеңне зыялы кеше дип саныйсыңмы? Иртән кофе гына эчәсең, урамда горур күтәрелгән баш белән йөрисең, югары сыйфатлы әдәбият укыйсың... Ә опера тыңлыйсыңмы? Дөресрәге, тыңлый беләсеңме? Бизеның «Кармен»ын Чайковский иҗат иткән «Евгений Онегин»нан аера алырсың микән? Юк?! Ә яраткан кызың (алар гадәттә мондый «зәвыклы урыннар»га йөрергә ярата) берәр көнне сине операга алып барса, 4-5 (!) Сәгать бер урында утырудан йоклап китмәссеңме? Слабо?!

«Слабо» булмасын өчен, аристократ дустым, хәзер без синдә опера тыңлау сәләтен үстерә башларбыз!

Итальяннарның «эш»е яки нәрсә ул опера?

Беренчедән, операның нәрсә икәнлеген белергә кирәк. Опера спагетти ашаган кызу канлы халык телендә «эш» дигәнне аңлата. Асылда, опера ‒ шул ук җыр сәнгате. Ләкин гади, радиодан яңгыраган Nickelback яисә Салаватның куплет-кушымта формасында ясалган җырлары гына түгел, опера – вокаль-инструменталь музыканың иң катлаулы жанры, иң югары ноктасы. Һәрбер хискә – нота, һәрбер сүзгә – моң. Монда шигърият тә, бию дә, мимика да, актерлык осталыгы да – һәрберсе үз чагылышын таба. Әгәр дә композитор опера яза ала икән, димәк ул җитди, чын композитор.

Ә хәзер операның нинди өлешләрдән торуын ачыклап үтик. Бу схемада беренчесе – увертюра. Бөтен нәрсә увертюрадан башлана (опера алдыннан уйнала торган музыкаль пьеса, кайвакыт аерым бер әсәр булырга да мөмкин, увертюраны еш кына пролог дип тә атыйлар). Аннары 3 яки 4 акт (монда инде сюжетның үсүе, кульминациясе (конфликтның иң югары ноктасы) һәм чишелеше бирелә). Ахырда эпилог та булырга мөмкин. Эпилог – әсәрнең тәмамы, нәтиҗәсе, соңгы ноктасы, дигән сүз.

«Колхоз буасында»

Әйтергә кирәк, операның ике «сеңлесе» бар – оратория һәм кантата. Беренчесе – шул ук опера, ләкин ораториядә музыканы аерым бер сюжетка корып, тамашага әверелдерү, сәхнәләштерү юк. Гадәттә, ораториянең үзәгендә дини яисә фәлсәфи сюжет ята. Бу жанр, гомумән, антихристиан операга каршылык буларак формалаша. Ни өченме? Чөнки XVI гасырда Европада чиркәү басымы көчле булып, операларны куярга ярамаган көннәр дә булган.

Татарда опералар, ораторияләр кебек үк, ХХнче гасырда гына туа (беренче опералар – «Сания» һәм «Эшче» 1925 елның 25 июнендә дөнья күрә). Һәм  бездә алар «кызыл дин»гә мәдхия буларак  язылалар. Билгеле ки, ул заманда һәр өлкәдә диярлек партиянең каты кулы сизелеп торган. Сәнгатьтә – бигрәк тә. Чөнки сәнгать – киң халык массаларын агитацияләүнең иң үтемле чарасы. Күпчелек музыкантлар бу басымны үз җилкәләрендә тоеп яшәргә һәм иҗат итәргә мәҗбүр булган. Агым җаена акмасаң – батарсың. Ә инде үз кыйбласына хыянәт итмәс өчен, хәйләгә барырга туры килгән чаклары да булган иҗат әһелләренең.

Музыка белгечләре арасында бер мәзәк хәл (булган хәлгә нигезләнгән, әлбәттә) сөйләк урынына йөри. Композиторлар берлеге утырышы. Яшь композитор тәнкыйтьчеләргә үзенең яңа әсәрен тәкъдим итә. Әсәр «Буада» дип атала. Тәнкыйтьчеләр әсәрне тыңлыйлар да, дулкынланып утырган композиторга шелтә белдерәләр: «Әсәрегез җилбәзәк, мәгънәсез. Аның идеясендә партиянең әйдәп баручы роле сизелми. Сез антисовет әсәр тудыргансыз!» (Ул елларда мондый бәя күп иҗат кешеләренең башын төрмәләрдә череткән – шуны да онытмаска кирәк!) Бу сүзләрне ишеткәч, совет җирлегендә яшәп тә, башкача фикерли торган Александр Ключарев кинәт кенә торып баса һәм ирония белән: «Моны менә ничек төзәтергә кирәк – атамасын үзгәртергә: әсәр «Буада» дип кенә түгел, ә «Колхоз буасында» дип аталырга тиеш!» Комиссия бу фикерне дәррәү куәтли һәм әсәрне дә хуп дип таба...

Кантатага килгәндә, ул операдан күпсанлы речитативлары һәм  күләме белән аерылып тора. Оратория кебек үк, совет заманында  зур үсеш алган жанр. Соңгы вакытта татар музыкасында Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Мәсгудә Шәмсетдиновалар тарафыннан үстерелә. Бу жанрда Роза Мөхетдинова да эшли. Аның шагыйрь Сөләйман әсәрләре буенча иҗат ителгән «Тамырлар», «Иске Казан» кантаталары бар.

3 алтын кагыйдә

Ярар, теория белән аз-маз таныштык. Ә практика? «Опера тыңлый беләсеңме?» ‒ дип башлаган идем ләбаса сүземне. Чынлап та, опера тыңлауның үз нечкәлекләре, кагыйдәләре бар. Иң беренче чиратта, театрга барып тыңлау турында сүз бара, чөнки зәвыкны тәрбияләү өчен нәкъ менә шул югары сәнгать атмосферасын татып карау кирәк! Башта ук шуңа күнексәң, өйдә тыңлаганда да әлеге рух сакланачак. Ә Опера театрына барганда әзерлекле булыр өчен, 3 төп кагыйдәне үтәү зарур:

1нче кагыйдә. Билет хәстәрен алдан күреп куй! Театр элгечтән башланса, опера билет алу көненнән башлана. Казанда, Питердагы сыман, мәдәнияткә омтылучан халык яши... икән. Моны билетларның ялт итеп сатудан юкка чыгуыннан аңлап була. Гадәттә, яхшырак урыннарны алыр өчен, яисә арзанлырак урыннарга өлгерер өчен, билетларны бер ай алдан алалар. Бу кагыйдә (опера өлкәсендә) – бөтен дөньяга хас.

2нче кагыйдә. Либреттоны өйрән! Операга билетларны алгач та, яисә опера башланыр алдыннан, сезгә  либретто бирәләр. Либретто – операның сюжеты, кыскача эчтәлек. Либретто сезгә сәхнәдә әлеге моментта нәрсә турында җырланганын аңларга ярдәм итәчәк, чөнки җыр аша гына опера әсәрен аңлап булмый. Бигрәк тә әзерлегең булмаганда, беренче баруларда. Текст кирәк. Либреттода һәрбер акт, һәрбер геройның ария-ариозасы шәрехләнгән була.

3нче кагыйдә. Dress code! Опера – академик сәнгать төре. Опера җырчылары син тыңлаган рок артистларга караганда да күбрәк эшлиләр, акчаны да  күбрәк алалар (Анна Нетребко елына кимендә 3.75 миллион доллар акча эшли), кием-гримнары да панклардан бер дә калышмый (ышанмасаң, Моцартның «Волшебная флейта»сын кара). Сәхнәдә алар җырчы да, биюче дә, актер да... Һәм тагын бер плюс – аларның исемнәре мәңгеләшәчәк. Классик музыка үз башкаручыларын онытмый. Шуңа күрә, бу югары сәнгать вәкилләренә хөрмәт йөзеннән, операга соңга калырга ярамый! Тагын бер таләп – смокинг, кызлар өчен ‒ кичке күлмәк.

Опера вакытында йоклап китмәс өчен иң файдалы киңәш – операның тарихын өйдә үк өйрәнергә. Һәрбер даһи операның даһи тарихы була. Әгәр дә син аны алдан өйрәнеп килсәң, операны кызыксынып, һәрбер нотасыннан мәгънә эзләп тыңлаячаксың.

Опера сәнгате белән танышуны нинди опералардан башларга соң? Әлбәттә, иң атаклы, иң күп шөһрәт казанганнардан. Юкка гына алар «классика» дип исәпләнми бит инде!

P.S. Кызлар, егетләрнең түземлеген белергә теләсәгез, ә уртак тормышта кирәкле сыйфатларның топ-рейтингында түзем булу иң кирәкле сыйфатларның берсе, егетләрегезне операга алып барыгыз!

 

Дөнья классикасы

top 

  1. Жорж Бизе. «Кармен».

  2. Джузеппе Верди. «Травиата», «Риголетто», «Аида», «Отелло». (Сүз уңаеннан: опера сәнгате дөньясында Джузеппе Вердины «Опера патшасы» дип йөртәләр.)

  3. Джоаккино Россини. «Севильский цирюльник».

  4. Вольфганг Амадей Моцарт. «Свадьба Фигаро», «Волшебная флейта».

  5. Петр Ильич Чайковский. «Евгений Онегин».

  6. Нәҗип Җиһанов. «Алтынчәч», «Муса Җәлил».

  7. Гаэтано Доницетти. «Лючия ди Ламмермур».

  8. Джаккомо Пуччини. «Тоска», «Мадам Баттерфляй».

  9. Резеда Ахиярова. «Шагыйрь мәхәббәте».

  10. Рихард Вагнер. «Кольцо нибелунга», «Тристан и Изольда».


[gallery size="medium" ids="2508,2506,2505,2504,2503,2502"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев