Логотип Идель
Ялкын

«СИҢА ТАШЛАМА ЯСАМАЯЧАКЛАР!»

Интернетка кереп чумдым .Башымны алсам - койрыгым, койрыгымны алсам - башым ябыша  дигәндәй , тик  моңа мин түгел ,  "Мәктәп беләмәне (Всезнайка) блогы"  "гаепле" .

 

Бу сайттан кызыклы яңалыклар укып, үзем өчен ачышлар ясап вакыт узганы сизелми дә калган. Ә бит блогның авторы, модераторы, администраторы, хуҗасы синең яшьтәшең Сергей Абрамов икән.

Син һәрвакыт онлайнмы?

Тәүлек дәвамында диярлек. Компьютер каршында утырмасам да, мин аны сүндермим. Коннектсыз яшәмим: кәрәзле телефоным һәм нетбугым һәрвакыт үзем белән.

Интернетта утырган көннәрнең берсендә «блогымны булдырыйм әле» дигән фикер башыңа килдеме?

Барысы да күпкә катлаулырак иде. Болайрак: «Көчнең караңгы ягына чык, яшь Скайуокер». Тугыз яшемдә мин яшьтәшләремнән аерылып тормадым диярлек, көннәр буе компьютер уеннары уйнап утыра ала идем. Менә шундый балаларча мәшәкатьсез һәм олылар фикеренчә ваемсыз балачак.

Бер көнне башка аяктан тордым да уйлап куйдым: «Петербургта яшим, ә мәгънәсе?»  «Зур сигезлек»нең лидерлары килүе турында яңалык күрсәтәләр иде: Путин, Меркель, Саркози... «Путинны күрергә иде», – дигән теләк туды (ни өчен икәнен аңлата алмыйм). Яшүсмерләрдә еш шулай була бит, телим, бетте-китте. Шул көнне Васькага (Васильев утравының сленгтагы атамасы – А.Б.) киттек. Кешеләр җыелган, «резин муеннар», туристлар түгел икәнлеге әллә каян күренеп тора. Губернатор Матвиенконы күрдем. Шунда ук план туды, әти белән әнидән машинаны туктатуларын сорадым. Анда комиссия Невада фонтан кабул итә икән. Сакчылардан мине үткәрүләрен сорадым. «Валентина Ивановна, Сезнең янга бер малай килгән», – дип, мине губернатор белән таныштырдылар. «Мине Путин белән таныштырыгыз әле» – дип үтендем. Диалог мин уйлаганча барып чыкмады. Губернатор: «Президент булырга хыялланасыңмы? Ә ни өчен губернатор түгел?» Минем өчен бу принципиаль сорау булып яңгырады, нинди машина кәттәрәк дигән сымаграк. Әлбәттә, мин: «Президент кәттәрәк», – дидем. Исбатлый ук башладым: «Танылган, дөнья буйлап йөри, илдә беренче кеше...». «Ә кем юлларны төзекләндерү, мәктәпләр, хастаханәләр белән шөгыльләнәчәк?» – дип сорады губернатор. Шушы сүзләр тәэсир итте, барысы да алардан башланды.

Без бит бәхетле буын. Ачлык, дефицит кебек әйберләрне белмибез. Әбиемнең әбисе минем яшьтә миннән күпкә олырак булган (сугыш, ачлык тәэсир иткән). Мин, әти-әнием белән чагыштырганда, әкияттәгечә бай. Компьютерым, уеннарым бар, дөнья буйлап сәяхәт итә алам. Мөмкинлекләребез күп, ләкин аларны куллану шактый катлаулы. Авырлыклар күргән әти-әниләр безгә, балаларына, уңайлыклар тудырырга, һәр нәрсәдән сакларга тырыша, укысыннар гына. Интернетта порнография – пароль куярга, ябарга яки рөхсәт итмәскә. Урамда хулиганнар – әти-әнигә шалтыратырга: «Мин чыктым, өйгә таба барам». Безне кулдан-кулга тапшыралар: прививкаларга рөхсәт кәгазьләре, килешүләр, белешмәләр, отчетлар... «Товар накладное» кебек – бала тапшырылды, бала кабул ителде. Печать һәм кул куела. Яшүсмер үтә күренмәле тыгыз кабык белән әйләндереп алынган.

Менә шулай реаль тормышның нәрсә икәнен аңладым. Караңгы якка чыктым J. Олы тормыш яшүсмер белән уртак телне җиңел таба. Эш буенча булса, әлбәттә. Берничә идея туды. Мин хәтта бер гипермаркет шугалагында ярты ел буе ял көннәрендә бушка эшләдем. Максатым чаралар уздырганда куллана торган аудио- һәм видеотехника белән эш итәргә өйрәнү иде. Төрле идеяләрне башлап карап, мин блогымны булдырдым.

«Мәктәп Беләмәне блогы»ның («МББ») төп максаты күңел ачумы, әллә белем туплаумы?

Доменга игътибар иттегезме?  (e-parta.ru) «е» – дип гадәттә Интернетны билгелиләр. Ләкин аның тагын бер мәгънәсе бар: ecology («экологик»). Максатыңның эчке күзаллауларыңа туры килүен аңлата. Укырга мәҗбүр итәргә мөмкин, өй эшләрен тикшерергә, өлгерешкә карап, кесә акчасы бирергә, билгеләр куярга, ләкин болар гына барыбер укуны синең максат итми. Моны безгә укытучылар, әти-әниләр көчләп тага, ә без аларның «теләкләрен» һәм «таләпләрен» үтибез. «МББ» – максатын тапканнар яки моңа омтылучылар өчен эшләнгән портал. Реаль тормыштагы кебек, монда уку өчен дә, күңел ачу өчен дә урын бар.

Виртуаль тормыштан реаль тормышка кайтуы авырмы?

Минем өчен виртуаль тормыш – инструмент, максат түгел. Шуңа да мин күбрәк реаль тормышта яшим. Шулай дип ышанам.

Уңышлы проект авторы булуың укуыңа ничек тәэсир итә?

Блог һәм уку арасында конфликт бар. Приоритетларны билгеләү авыр. Мәктәптә безне уйларга өйрәтәләр, ә блог белән эш иткәндә, реаль тормыш белән очрашасың, анда бу кечкенә әле дип, сиңа ташлама ясамаячаклар. Бизнес белән шөгыльләнәсең икән, аның кагыйдәләренә буйсын.

Һәр укучы үз блогын булдыра аламы? 

Әйе. Блогыңны булдыру өчен бик күп түләүсез ресурслар, сайт ясый торган системалар, хостинглар бар. Иң мөһиме – сабырлык. Сайтны алып бару системасын куйгач, бишенче тапкырдан гына нәрсәнең нәрсә икәненә төшенә башладым. Хәзер шуны төгәл беләм: бер кеше ясаган әйберне икенче кеше, һичшиксез, кабатлый ала.

Тагын бер сөенечле яңалык бар: хәзер блогның партнеры – Microsoft корпорациясе! Шулай ук тиздән блогта маркетинг, менеджмент курслары, бизнес, фән һәм сәясәт вәкилләре белән очрашулар булачак. Профессионаллар өйрәтәчәк – өлкән Беләмәннәр .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев