Логотип Идель
Ялкын

ШЫГЫРДАННАН ШИГЫРЬЛӘР: ИЛҮЗӘ ПАЗЮКОВА

Исәнмесез,кадерле редакция хезмәткәрләре! Мин күптәннән шигырьләр  иҗат итәм. КФУның татар фиологиясенең 4курсында укыйм. Берничәсен сезгә тәкъдим итәсем килә. Сезне хөрмәт итеп, Чувашия Республикасың Батыр районың Шыгырдан авылыннан Илүзә Пазюкова.

шигырьләр 1Юксыну


Җәйләрендә мин һаманда

Кышларымны өзелеп сагынам

Әллә кышның сафлыгына

Әллә пыкълегенә табынам.

Әллә бураннары хәтерләтә

Ак чәчәкле язлар киләсен

Язлар килгәч минем алларыма

Сары такыялар тезәсен.

Кышларында мин һаманда

Җәйләремне өзелеп сагынам

Шул җәйләрнең печән исләренә

Җылы җилләренә табынам.

Язларында мин һаман да

Көзләремне өзелеп сагынам

Шул көзләрнең алтын төсләренә

Муллыгына әледә табынам.




Читкә киткәч


Читкә киткән чакта сагындырып

Керер эчен төнлә төшенә,

Алсу таңлы,ак каенлы,

Туган ягы кирәк кешегә.

 

шигырьләр 1Читкә киткән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә,

Яланаяк йөргән чирәм җире

Чишмәләре кирәк кешегә.

 

Читкә киткән чакта юксындырып,

Тибрәндереп йөрәк кылларын,

Очып кайтыр иде авылына,

Тыңлар өчен гармун моңнарын.

 

Читкә киткән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшенә.

Аны сагынып, өзелеп көткән

Сөйгән яры кирәк кешегә.

 

Читкә киткән чакта кайталмаса

Сагынудан дәва тапмаса

Төшендә дә күреп бәхетле ул,

Туган якка таба атласа.




Кышлар килгәч...


Ак шатлыклар көткән чакта гына,

Ап- ак карлар килеп яудылар.

Ап – ак кышның якты мизгелләре

Уйлар диңгезенә салдылар.

 

шигырьләр 1Ап – ак карлар яуган чакта гына,

Ак теләкләр сиңа теләдем

Гыйшык утларында янганымны

Ап – ак бураннарга сөйләдем.

 

Сиңа булган тәүге хисләрем дә

Кышлар төсле ап-ак иделәр,

Ак кышлардан аны эзләмә син,

Югалттың шул аны диделәр

 

Ап – ак кышлар безне очраштырды

Ап – ак кышлар безне аерды,

Юатырга теләп ап – ак карлар,

Иңнәремә килеп сарылды.

 

Рәхмәт сиңа ап-ак кышым

Бәхет диңгезендә йөздердең

Төшләремә кереп газаплама

Гаеп синдә генә түгелдер.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев