"ШУШМАБАШ СЕРЛӘРЕ"

Арча районына еш кунакка йөрибез. Менә 18 февраль дә Шушмабашка юл тоттык. Төп максатыбыз - Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган "Хәзерге заман мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия эшчәнлеге" семинары. Тышлыкны да шунда ук төшереп кайтырга булдык, бу як кызлары бик акыллы һәм матур була бит. Безнең объектка эләккән кызны март санында күрә аласыз! Әлегә кем икәнен дә, нишләгәнен дә әйтмик әле, сер булсын!


Җитезлек - безнең икенче исем. Шушмабаш мәктәбендә ике сыйныфка мастер-класс та уздырырга өлгердек. Укучылар үзләре журналист булды, бездән төрле кызыклы сораулар сорадылар! Кыскасы, яңа буын батыр журналистлар үсүен күреп, сөенеп кайттык.


[gallery size="full" ids="6543,6542,6541,6539,6538,6537,6536"]

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    739
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    664
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    499
    0
    0

Блоглар