"ШТК ЯҢА УЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ"

25 нче ноябрь көнне сәгать 18:00 дә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1) Шаяннар һәм тапкырлар клубының фестиваль уены узачак.

Мәктәп балалары арасында оештырыла торган әлеге уен инде 6 нчы ел рәттән уздырыла. Быел фестивальгә хәтта Актаныштан, Балтачтан һәм Яр Чаллы шәһәреннәр командалар киләчәк. Барлыгы 14 команда булыр дип көтелә.

Уенның кунаклары һәм жюри әгъзалары - танылган эстрада һәм театр йолдызлары, министрлык вәкилләре һәм матбугат хезмәткәрләре. Алай гына да түгел, тамашага КВНны яраткан һәркем чакырыла. Билет бәясе нибары 100 сум, аларны +7 (919) 637-36-51, +7(953)401-64-88 телефоннары буенча элемтәгә кереп алырга мөмкин.

Оештыручылар сәхнәдә кызу булачак дип сүз бирәләр! Килегез! Күрегез! Көлегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    1015
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    546
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    421
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019