ШНУРЛАРНЫ АЛЫШТЫРЫРГА ЯРАМЫЙ!
«В хоккей играют настоящие мужчины...» диләрме әле? Юк шул, кызлар да булдыра ала бу эшне! «Хоккей – егетләр уены» дигән стереотип җимерелде. Һәм мин аны кем җимергәнен дә беләм!
Беренче тапкыр бозга чыккач, ничек егылуым әле дә исемдә. Ә менә Зөлфия, бозга басу белән, шуып кына киткәндер, мөгаен. Эх, талантым булсамы... Хәер, Зөлфияне тыңлагач, мин талантка гына өметләнеп, әллә ни зур уңышларга ирешеп булмаганлыгын аңладым. Хоккей да, теләсә нинди башка һөнәр һәм шөгыль кебек, зур көч, тырышлык таләп итә икән.
Күпләр «Кыз кешегә хоккейчы булу килешми, гәүдәсе, йөреше малайларныкыча була, тупаслана, дәресләре дә күп кала!» дип исәпли. Әмма Зөлфиягә карагач, хоккейчы кызларның да бик нәфис, нәзәкатьле була алуына инанасың. Укуда да башкалардан һич калышмый. Алдынгы да хәтта! Инглиз теле, җәмгыять белеме буенча олипиадаларда гел беренчелекне яулый ул.
‒ Хоккей белән ничә яшьтә шөгыльләнә башладың? Һәм ник нәкъ менә хоккей белән?
‒ Районда «Лачын» боз сараен төзегәч, хоккей түгәрәгенә кызлар җыя башладылар. Башта сеңлем Гүзәл язылды, 1999 елда туганнарны җыялар иде. Аны боз сараена илтеп куям, каршы алам. Шунда тренер: «Әйдә, син дә йөреп кара. Бәлки, ошап китәр?» ‒ дип тәкъдим ясады. Үземне сынап карарга булдым. Әти-әниләр белән киңәшләштем дә, хоккейга язылдым. Миңа ул вакытта 11 яшь иде. Санап карыйк әле, тәәәк, инде 6 ел шөгыльләнәм икән.
‒ Беренче уеныңны, җиңүеңне хәтерлисеңме? Тез буыннарың калтырагандыр?
‒ Беренче уеным беренче җиңүемне дә алып килде. Әле дә исемдә, ул уенда без 12:1 исәбе белән җиңдек. Алабуганың «Лесные пчелки» кызлар командасы белән уйнаган идек. Бик кызыклы уен булды ул. Ник дисеңме? Чөнки үзебезнең команда кызы ялгышлык белән алканы үз капкабызга кертте, димәк, 13:0 исәбе белән җиңдек дисәк тә буладыр.
‒ Ярышларга йөргәндә күп кенә шәһәрләрдә буласың. Кайсысы аеруча ошады?
‒ Зур-зур шәһәрләрдә дә, кечкенә районнарда да булырга туры килде, һәрберсенең үз матурлыгы бар. Әмма иң ошаткан шәһәрем – Түбән Новгород. Анда бик чиста, матур. Әллә «Скиф» профессиональ хатын-кызлар командасы шуннан булганга да ошаттым инде?
‒ Хоккей белән шөгыльләнер өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
‒ Күпчелек тренерлар математикадан башың әйбәт эшләве кирәк, диләр, кайсыберләре физик көчкә генә өстенлек бирә. Ә миңа калса, үз шөгылеңне бик нык яратырга кирәк. Хоккей булсынмы, футболмы, музыкамы. Яратып башкарган эшнең генә нәтиҗәсе була. Шул ук вакытта кыю, җитез дә була белергә кирәк.
‒ Бозга чыкканда куркытамы? Аны ничек җиңәсең?
‒ Һәр уен алдыннан беренче тапкыр уйнагандагы кебек борчыласың, каушыйсың. Өстәвенә, көндәш командаңның синнән көчлерәк икәнен белсәң. Ну, җиңәсең инде куркуны. Җиңәсең дә – алга!
‒ Ә хоккейда хорафатларга ышану бармы?
‒ Бар! Мәсәлән, уен алдыннан тимераякларның шнурларын алыштырырга ярамый. Алыштырсаң, уен барышында нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Бер кызыбыз шулай аягын да сындырды хәтта. Шул хәлдән соң тагын да ныграк ышана башладык бу ырымга. Тагын: уен алдынан кәшәкәләрне унитазга тыгып алырга кирәк дигән хорафат та бар. (Икәүләп көләбез! Аннан Зөлфия җитдиләнә). Монысы, имеш, җиңү китерә. Фотога төшәргә ярамый, җиңүне куркытасың, диләр. Уен башланыр алдыннан, раздевалкадан чыкканда, бер-берең белән этешеп-төртешеп күңел күтәреп алырга кирәк, бу команданы берләштерә, аны бер рухка көйли. Хорафатлар бик күп, бөтенесенә дә ышана башласаң...
‒ Сиңа нәрсәсе белән кызыклы бу спорт төре?
‒ Хоккей ул шундый уен, башта исәп 3:0 булырга мөмкин, ә соңыннан, командаң белән бергә җыелып, стратегияне үзгәртеп, булган бөтен көчеңне йодрыкка туплап, 6:3 исәбе белән җиңеп куясың. Хоккей чыдамлыкка һәм бердәмлеккә өйрәтә!
‒ Хоккей белән кызыксынган кызларга киңәшең?
‒ Киңәшем шул: әгәр хоккейда зур уңышларга ирешәсегез килсә, егетләр командасы белән шөгыльләнегез, аларның тренировкаларына барыгыз, тактикаларын өйрәнегез. Малайлар белән әзерләнсәң, физик һәм практик яктан көчлерәк булачаксың, техникаң да камилләшәчәк. Әлбәттә, бу егетләргә ошамый, алар, гомумән, конкуренция яратмый, кызлар алардан әйбәтрәк шуа дигән сүз теләсә кайсысының җенен кузгата. Шуңа күрә барына да әзер булып торырга кирәк: тренировка вакытында үпкәләтүләре дә бар, мыскыллаулары да, ләкин соңыннан, алар командасында уйнаганда, егетләр сине гел яклап торачаклар.
‒ Профессиональ хоккейчы булачаксыңмы?
‒ Юк. Баштарак, әйе, хыяллана идем, төрледән-төрле илләргә йөрермен, дөнья күрермен, дип. Тренерым да 2013 елда буласы Универсиадага җибәрербез ди торган иде, ләкин хоккей минем өчен хобби гына. Күңелгә рәхәтлек, адреналин өсти торган бер чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев