"ШИГЫРЬЛӘР АША ЙӨРӘККӘ ЮЛ САЛАБЫЗ"
17-нче март көнне, 15:00, Биектау районының 1-нче мәктәбендә 8-11-нче сыйныф укучылары өчен, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел проекты» номинациясе җиңүчесе, татар телендәге «Безнең фикер!» парламент дебатлары лигасының күнекмә уены үтәчәк.
Әлеге проект сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан чынга ашырыла.
Чара «Сәләт» клублары активистларын проектлар эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан оештырыла.
Уен Габдулла Тукай исемендәге премия кандидаты, шагыйрь Сөләйманның иҗатына багышланачак. Кичәнең темасында да аның иҗаты чагылыш табачак.
Әлегә чарага «Сәләт» активистларын Сөләйманның 1998-нче елда язылган шигыре илһамландырган:
Без бар икән җирдә,
Тәңре кушып, -
без, татар да,
димәк, мәхәббәтле!
...Халык - бер ил:
һәр адәме
үз иленә
булса гына мәрхәмәтле.
Уенның темасы: «БУ ПУЛАТ ФИКЕРЛӘВЕНЧӘ ҺӘР АДӘМ ҮЗ ИЛЕНӘ МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев