«ШИГЫРЬ СӨЙЛӘ ҺӘМ КАМАЛГА БИЛЕТ ОТ»
Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130-ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры «Шигырь сөйлә һәм билет от» дигән үзенчәлекле акция игълан итә! «Яшь йөрәкләр» спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә бер дүртюллык).
Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә, 15.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак «Яшь йөрәкләр» спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә.
Театр кассасы: Казан ш., Татарстан ур. 1 йорт. Белешмә өчен телефон: 293-03-74.
Исегезгә төшерәбез, 26 апрельдә Габдулла Тукай тууына 130–ел була. Шул уңайдан Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә, Санкт-Петербургта тантаналы чаралар үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев