Логотип Идель
Ялкын

«ШАТЛЫК МӘКТӘБЕ – ШАТЛЫК ТЕРРИТОРИЯСЕ»

Хәтерлисезме: Сочидагы кышкы олимпия уеннарында Россия җыелма командасы 33 медальгә лаек булды? Зур шатлык! Ә безнең казанда үз шатлыгыбыз бар: 33 зур шатлыгыбыз.

 Сүзем Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәбе турында. Дустым, бу – УНИКАЛЬ МӘКТӘП. Уникаль мәктәп уникаль проектлары белән дә аерылып торырга тиеш, шулай бит? Алар монда бихисап!

Куаныч #1. Мәктәпнең туган көне. (туган елы – туган елы) Ел саен 30 майда билгеләп үтелә. Мәктәп укучылары, ата-аналар өчен әһәмияте һәм мәктәп рейтингындагы абруе мәшһүр «Оскар» церемониясеннән бер дә ким түгел. Бөтен мәктәп белән берәр кая чыгып ял итүдән тыш, ел дәвамында күрсәткән уңышлары буенча өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнә (әйтәм бит, «Оскардан» бер дә ким түгел дип!): «Иң яхшы сыйныф», «Иң яхшы укучы» һә-ә-әм «Иң яхшы укытучы». Беренче ике номинация өч блоктан тора – башлангыч, урта һәм югары сыйныфларның һәрберсеннән җиңүчеләр сайлап алына.

Куаныч #2. Ата-аналар конференциясе (туган елы – 2008 ел). Бик җитди чара. Ике этаптан тора: беренчесе – уку елы башында, икенчесе – февраль аенда. Ел башында укучылар «Визитка» (үзләренең, сыйныфларының, электрон формадан кала, теләсә нинди төрдәге презентациясе) әзерли, уку елы уртасында исә ата-аналар бирелгән темага докладлар әзерли, аларның докладларыннан соң иң кызыгы, иң тәмлесе башлана – әти-әниләр үз көчләре белән куелган концерт күрсәтә.

Куаныч #3. «Яшь галим» фәнни-тикшеренү конференциясе (туган елы – 2008 ел). «У-у-у, конференция, уфф…» диярсең инде. Ләкин «о-о-о, конференция, wow!» дияргә кирәк, дустым. Сентябрьдән майга кадәр дәвам итә торган бу фәнни чара укучыларга үзләренең кызыксынган өлкәләрендә тирәнрәк казынырга, белемнәрен ныгытырга, яңа биеклекләр яулаганда тезләр калтырамасын өчен чыныгу алырга ярдәм итә. Эш болайрак: үзең кызыксынган берәр нинди акыллы тема сайлап аласың, аны бик акыллы ысуллар ярдәмендә тикшерәсең, өйрәнәсең, анализлыйсың һәм ел дәвамында бара торган блоглар вакытында бик акыллы кыяфәт белән башкалар каршына чыгып сөйлисең, проектыңны яклыйсың. Нәтиҗәдә: астына бөек исемең сырланган акыллы мәкаләң конференция йомгаклары буенча чыгарыла торган җыентыкта басыла, даның бөтен дөньяга тарала, укытучылар «биш»леләр генә тезеп тора, бар чибәр кызлар (егетләр) синең белән танышырга чират ала, кыскасы, син – молодец. Респект – сиңа!

Куаныч #4. Югары сыйныф укучылары Советы. Мәктәп текәләренең иң текәләре: 20ләп укучы + бу елдагы президентлары – Вика Жукова (бик мөлаем, җаваплы һәм актив). Мәктәптә нинди кызык бар – алар ярдәме, катнашулары белән уза. Ул гына да түгел, үз инициативалары белән уздырылган чаралар шактый. Совет берничә Комитеттан тора, һәрберсе мәктәп тормышының берәр ягы өчен җавап бирә. Советка керү өчен актив, җаваплы булырга тиешсең. Кабул ителгәч, сиңа ике атна сынау срогы билгеләнә, бу вакыт эчендә син нинди дә булса чара башкарып чыгарга тиешсең. Булдырдыңмы – рәхим ит, юк икән – гафу. Советның миңа иң ошаган инициативаларыннан берсе – кече сыйныф укучыларына дәрес әзерләргә булышу.

Куаныч #5. «Салават күпере». Совет тәкъдим иткән проектларның берсе бу. Тарихы: укучылар һәрдаим мәктәп формасыннан йөреп туйганнар да ирекле форма көне кертергә тәкъдим иткәннәр. Укучы-укытучылар моның белән килешкәннәр дә, бу уку елыннан башлап 33нче мәктәптә айның бер шимбәсе «Салават күпере» көне дип игълан ителә. Асылы: ирекле форма көнендә укучылардан салават күперенең бер төсе (алдан билгеләнә) кергән кием яисә кием элементы киеп килү сорала. Дустым, моны күрү – супер! Күз рәхәтләнә, күңел күтәрелә, кәеф яхшыра!

Куаныч #6. «Радость» бизнес-компаниясе. Президенты – Югары укучылар Советының мәдәният бүлеге җитәкчесе – Әдилә Шәрифуллина. Девизы – «Радость в каждый дом». Асылы – уенчык куяннар (Тильда куяннары) тегү. «Форбс» исемлегендәге урыны – …кхм, гафу итегез, бер 5 елга ашыгып киткәнмен. Компания әле яшь булса да, аның эшчәнлегендә инде 10лап укучы катнаша. Алар эскизлар ясап, материалларны сайлап, үз көчләре белән Тильда куяннары җитештерә. Материалларның барысы да табигый. Бер куянның бәясе – 300-400 сум тирәсе. Аннары куянкайларны төрле дәрәҗәдәге ярминкәләрдә, «Авито» сайтында саталар.

Куаныч #7. «Большие танцы». Юл һәлакәтендә вафат булган Диана исемле кызга багышлап 33нче мәктәп укучылары ел саен бию фестивале уздыра. Катнашучылар иҗади нормерлар әзерли һәм аларны сәхнәдән күрсәтә. Бик күркәм традиция.

Куаныч  #8 – #33. Мәктәп директоры, укытучылар коллективы, укучылар, бассейн, оранжерея, ашханә, мәктәпнең алдагы көннәргә планнары һ.б. һ.б.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев