Логотип Идель
Ялкын

ШАРФ, БИЯЛӘЙ НИК КИРӘК?

САЛКЫН. ХӘТТА КАРГАЛАР ОЧМЫЙ. Ә БЕЗ ДУСЛАР БЕЛӘН ҖЫЙНАУЛАШЫП, ЧАҢГЫ ШУАРГА ЧЫГЫП КИТӘБЕЗ. ШУЫП ТУЙГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ КАРГА БАТЫРАБЫЗ, КАПЮШОН ЭЧЕНӘ, СОҢРАК МУЕНГА КАР САЛАБЫЗ. БЕРӘР СӘГАТЬТӘН КУЛЛАР, АЯКЛАР ӨШИ БАШЛЫЙ. ТИК БЕЗНЕҢ КАЙТЫРГА УЙДА ДА ЮК. СЕЛФИ ТӨШӘБЕЗ. ФОТОДА КЫПКЫЗЫЛ БОРЫННАР ГЫНА КҮРЕНӘ. БЕРАЗДАН АЯК ҺӘМ КУЛ БАРМАКЛАРЫН СИЗМИ БАШЛЫЙБЫЗ, БИТ АЛМАЛАРЫ ӘЧЕТӘ... НИҺАЯТЬ, ӨЙГӘ КАЙТЫРГА КИРӘК ДИГӘН УЙ УЯНА.



Әмма аяклар тыңламый. Өйгә кадәрге биш минутлык юл 15-20 минутка сузы- ла. Бик каты арылган, хәл калмаган дип уйлыйсыңмы? Юк шул! Өшегәнбез! Кыш өчен гадәти күренеш булган өшү турын- да без табиб-терапевт Вәлиева Алсу Хәсәновна белән сөйләштек.

НӘРСӘ СОҢ УЛ? Өшү – түбән температура йогынтысын- да тәннең берәр өлешенә зыян килү, яки тән тиресенең үлүе. Күпләребез бик сал- кында гына өшеп була дип уйлый. Ә менә Алсу Хәсәновна кеше -10, -15 градуста да өши ала ди. Салкын һавада кан тамыр- лары спазмы башлана, лейкоцитларның эшчәнлеге әкренәя, нәтиҗәдә тән тиресе ферментлары эшчәнлеге туктый. «Өшүнең берничә дәрәҗәсе була. I һәм II дәрәҗәдәге өшү кеше организ- мына бик каты зыян салмый. Ә менә III һәм IV дәрәҗәдәге өшүдән соң, организм бик озак тернәкләнә, яки бөтенләй тернәкләнми, – дип сөйләде Алсу Хәсәновна. – IV дәрәҗә булган- да, буын һәм сөякләргә үк зыян килә. Өшү тән тиресенә зыян килү белән генә түгел, тәннең суынуы белән дә куркы- ныч. Озак вакыт салкында булганда, тән температурасының 31дән дә түбән төшеп китү куркынычы бар».

СӘБӘБЕ НИДӘ? «Өшү өчен әллә ни күп кирәкми, – ди белгечебез. – Дөрес сайланмаган кысан, җайсыз һәм дымлы кием, аеруча синтети- ка, яраклы булмаган аяк киеме, салкында җайсыз позада басып яки утырып тору, ашыйсы килү, физик арыганлык – бо- лар барысы да өшүгә китерергә мөмкин. Моннан тыш, биологик факторлар да бар. Йөрәк системасы, аяк һәм кул кан тамырлары авыруы, бик каты тирләүдән интегүчеләр, тәмәке тартучылар салкын- га аеруча тиз бирешәләр. Аларның өшү ихтималы зуррак», – ди Алсу Хәсәновна. СИМПТОМНАР 1. Өшегән урын агарып чыга, ә җылыга кергәч, кызара (I дәрәҗәдәге өшү). 2. Өшегән урын әчетә, әрни башлый, кы- чыта (II дәрәҗәдәге өшү). 3. Тәннең өшегән өлеше күгәрә, күпереп чыга, сулы куыклар барлыкка килә (III дәрәҗәдәге өшү өшү). 4. Кеше организмы буыннар һәм сөякләр структурсына кадәр үтеп кергән суыктан җимерелә башлый (IV дәрәҗәдәге өшү).

НИШЛӘРГӘ? Алсу Хәсәновна әйтүенчә, беренче ярдәм күрсәтүнең билгеле бер алгоритмы бар: 1. Өшегән кешене җылыга алып керү. 2. Бөтен салкын киемнәрне салдыру. 3. I дәрәҗәдәге өшү булганда, өшегән урыннарны ышкып, массаж ясап яки кай- нар сулыш белән җылыту зарур. 4. II-IV дәрәҗәдәге өшү булганда, өшегән урынны мондый ысул белән җылытырга ярамый. Иң яхшысы: авыруны җылыга төрү, кайнар чәй эчерү. 5. Иң мөһиме: табиб чакыртырга онытма- у! Өшү – уен эш түгел!

НИЧЕК БУЛДЫРМАСКА? «Салкын көннәрдә өшемәс өчен берничә кагыйдәне истә калдырырга һәм үтәргә кирәк, – дип киңәш итә Алсу Хәсәновна. – Беренчедән, кысан кием киеп йөрмәскә, салкынга баш киеме, шарф, бияләй кимичә чыкмаска. Алар суыктан гына түгел, ә җилдән дә саклый. Икенчедән, кызлар, салкынга чыккан- да тимердән ясалган яки алтын-көмеш алка, беләзек һәм йөзекләр такмагыз. Өченчедән, җилдән сакланыгыз. Җилле салкын көнне өшү ихтималы бик зур. Юеш чәч яки дымлы кием белән урамга чыкмагыз».

СТЕРЕОТИПЛАРНЫ ҖИМЕРӘБЕЗ! - Өшегән урынны кар белән ыш- кырга ярамый. - II-IV дәрәҗәдәге өшү вакы- тында тәнгә сыек май, каз мае, спирт сөртү файдалы түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев