"ШАМИЛ САДРИЕВ ТУРНИРЫ"

Түбән Камада Шамил Садриев истәлегенә багышланган махсус Россиякүләм турнир старт алды.

Түбән Каманың "Дружба" спорткомплексында Россиянең атказанган спорт мастеры, көрәш буенча Ауропа һәм дөнья чемпионы Шамил Садриев истәлегенә багышланган алтынчы турнир уздырылды.
Турнирга Мәскәү, Владимир, Ростов, Челәбе, Башкортстан, Татарстан һәм Казахстаннан 18 яшькәчә булган 200 көрәшче килгән иде.

Турнир берничә көн дәвам итәчәк. Егетләр ун, кызлар сигез авырлык категориясендә көч сынашачаклар. Җиңүчеләргә акчалата премия, бүләкләр һәм медальләр биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
600
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
659
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
974
0
0