Логотип Идель
Ялкын

"ШАХМАТ УЙНАУЧЫЛАР ӨЧЕН МӨҺИМ ЯҢАЛЫК!"

Дуслар, сезнең өчен мөһим яңалык! «Атлант» шахмат клубы яңа сезонын ача!

Шахмат уенының серләре белән бераз булса да таныш булсаң – рәхим ит – бер дигән укытучылар катнашучылар өчен дәресләр үткәрәчәк. Ә инде ахырда зур турнир уздырылуы да көтелә. Алда торган күнекмәләр һәм турнир хакында «Атлант» шахмат клубының җитәкчесе Игорь Смирнов таныштырды.

- Игорь, турнирда кемнәр катнаша ала?

- Яшь чикләүләре юк: мәктәп укучыларын да, студентларны да көтеп калабыз. Катнашучылар саны да чикләнмәгән – теләгән кеше рәхим итсен. Шахмат уйный белүегез генә сорала.

- Бу юлы турнирда нинди яңалыклар көтелә?

- Ә менә анысы әлегә сер... барлык карталарны да хәзер үк ачып бетереп булмый (Көлә). Турнир махсус система буенча үткәреләчәк: биредә һәр катнашучы аерым берничә партия уйный. Шуның нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр, призерлар билгеләнәчәк.

- Турнирда җиңү ни бирә?

- Беренче чиратта, ләззәт. Җиңү бит ул шундый нәрсә: үзенең барлыгы белән яңадан-яңа үрләргә этәрә, эшләгән хезмәтең бушка китмәгәнен күрсәтә, максатка ирешеп булганын аңлата. Материаль яктан карасак, барлык катнашучылар да дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

- Синеңчә, шахмат – спорт төреме ул?

- Авыр сорау. Беренче карашка, биредә физик көч соралмый. Икенче яктан, «көндәш»,  «вакыт», «турнир таблицасы» кебек төшенчәләр дә бар. Шәхсән минем фикер, шахмат – спорт ул. Тик янына «интеллектуаль» сүзен генә өстәп куярга кирәк.

- Ә үзең катнашасыңмы?

- Әлбәттә. Мин, җитәкче буларак, калганнарга үрнәк күрсәтергә тиешмен. Аннары соң, үз көчемне дә сынап карыйсы килә. Һәр атна саен уздырыла торган күнекмәләр бушка китмәгәннәрдер дип өметләнәм. Сүземнең ахырында бер яңалыкны ачмыйча булдыра алмыйм. Киләсе зур турнир март аенда, Җәүдәт абый Сөләймановның туган көне хөрмәтенә үтәчәк. Кызыктырдыммы? Алайса гариза  тутырырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев