Логотип Идель
Ялкын

«СЕЗНЕҢ ШӘҺӘР СЕРЛӘРЕ»

Сезнең чаллыда булганыгыз бармы? Бардыр ла, бардыр, татарстанда яшә дә, бер генә дә чаллыга барып кайтма инде. Чаллы бит ул безне бөтен дөньяга таныткан Камазлар каласы. Россиянең футбол дөньясында да Чаллы шәһәре аерым урында – монда үзен хөрмәт иткән һәр егет футбол уйный белә.

Ә тагын Чаллыларның үз кодлары бар. Урам исеме һәм йорт номеры әйтеп кенә, син барасы урыныңны таба алмаячаксың. Монда үзара серле саннар телендә аңлашалар: сиңа кирәкле комплексның ничәнче булып төзелүен һәм шул комплекстагы сиңа кирәкле бинаның ничәнче булып төзелүен – кыскасы, шәһәрнең төзелү тарихын белергә кирәк. Шуңа монда читтән килгәннәрне бик тиз танып алалар.

Зур төзелешләр шәһәре

Яр Чаллы – тиз генә, бөтен ил белән төзеп куйган шәһәр. Заводларны гөрләтеп җибәрү белән, Чаллыда эшчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп туа. Һәм бу төбәктә, тарих күзен ачып йомганчы, катлы-катлы йортлар үсеп чыга. Йортларны комплекслап төзиләр. Торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, кибетләр аерым комплексларга туплана. Һәр комплекс – үзе бер организм. Чаллыларның сүзләренә караганда, бер комплекста яшәүчеләрнең гадәтләре, холык-фигыльләре дә бер-берсенекенә охшый бара – чөнки алар бер ишегалдында уйныйлар, бер мәктәпкә йөриләр, бер командада футбол тибәләр.

Линар Закиров, Чаллы аборигены: Кечкенә вакытта без үз комплексыбызда гына уйный идек, уеннарыбыз да аерым иде, мавыгуларыбыз да. Белмим, башка комплексларда булды микән, ләкин бездә «рогатканы» пластик шешәләрдән ясый иделәр. Шешәнең борын өлешен кисеп аласың, аңа резин перчатка бармагын кисеп кигертәсең. Шуннан перчаканы тарттырып, башына «пулька» утыртасың да, сугыш башланып китә. Биек йортларда яшәү тәэсир иткән микән, без әле тагын «капитошка» дигән хәтәр уенчыкка күнегеп киттек. Анысы су тутырылган пакет була инде – аны балконнан ташлыйсың, ул асфальтка бәрелеп шарлый да суы тарала. Кызык тоелгандыр инде малай чакта.

Яңа шәһәр: Пушкинны эзләп

Безнең сәяхәт Яр Чаллының Яңа шәһәр дигән өлешеннән башланды. Беренче эш итеп, кайчандыр Линар укыган 78нче лицейга барасы иттек. Лицей Александр Сергеевич исемен йөртә, Чаллыда аны «Пушкин лицее» дип атыйлар. Кергәндә үк: монда бар да шигырь язадыр, дип уйлаган идек – юк икән, заманы ул түгел, диделәр. Бүгенге заман лицеистлары күбрәк компьютерлар, планшетлар белән кызыксына икән, дәреслекләре дә электрон вариантта. «Пушкин лицее»нда без үзебез өчен яңалык та ачып кайттык әле: хәзер әдәбияттан өйгә бирелгән әсәрләрне тулысынча укыйсы түгел икән – интернеттан кыскача эчтәлеген карап чыгасың да, бетте-китте. Менә бит, ничек моңарчы шуңа башыбыз җитмәгән... Ә әдәби кичәләр лицейда алай да еш була икән, спектакль-концертлардан бушап торганыбыз юк дип сөйләделәр.

Тукай премиясе бирә торган гимназия

Луиза Шарова, безнең экспедиция вәкиле: Ә без Алмаз Мансуров белән Чаллының 29 гимназиясендә булдык. Безне укыту эшләре буенча директор урынбасары Альбина Демьяновна каршы алды. Бу гимназиядә елга бер тапкыр иң яхшы укучыларга һәм аларның әти-әниләренә Тукай премиясе бирелә икән. Белеп торыгыз, Тукай премиясе лауреатлары 29нчы гимназиядә укый! Актлар залына уздык. Залдагы кызыл кәнәфиләр бер мизгелгә генә кызыл галстук тагып, бөтен мәктәп алдында рапорт биргән балачакка алып кайтты. Киштәләргә тезелгән «Ялкын»ның шул чордагы саннарын күргәч – бигрәк тә. Очрашу вакытында күп нәрсәләр турында гәпләштек без. Кызларны аеруча журнал тышлыгы, стиль, мөселман модасы турындагы сәхифәләр кызыксындырды, егетләрне – көтмәгәндә-уйламаганда! – «Мәхәббәт тарихы» сәхифәсе җәлеп итте. Презентациянең бу сәхифәсендә кемнең фотосы булуын уйлап озак кына баш ваттылар алар. Әлеге дә баягы Әлфинә Әзһәмова исеме телдән төшмәде. Бритни Спирс, Мадонна, Кристен Стюарт дигән фаразлар да яңгырады. Венера Ганиева икәнлеген белгәч, бераз аптырадылар-аптыравын.

Журналистика белән дә кызыксыналар бу мәктәптә, безнең белән даими элемтәдә торырга вәгъдә биреп калдылар. Инде менә, хатларын көтәбез. Эһе-һей, 29нчы гимназия, языгыз безгә!

«Әтәч»ле уеннар

Чаллыда бик шәп татар радиосы бар. «Күңел» дип атала ул. «Ялкын»ның 2011 елгы май санында Линар Закиров сезләрне вә безләрне бу радионың алып баручысы Лениза белән таныштырган иде. Бу сәяхәттән исә мин «Күңел»нең ачык күңелле директоры Румил Карамиев һәм тагын бер мөлаем алып баручысы Лилия Закирова белән танышып кайттым. Чаллыда икенче әниебезгә әверелгән журналист Наилә апа Вильданова (безнең Фәйрүзә апаның яшьлек дусты ул!): «Мин үзем «Күңел» радиосын гына тыңлыйм, җылы, чын татарча аларның алып барулары», – дигәч, кызыгып та куйдык әле Чаллы халкына. Хәзер «Күңел»не бөтен редакция белән интернет аша тыңлыйбыз.

Алмаз Мансуров, безнең экспедиция вәкиле: Йолдыз радиода йөргән арада, без мәктәпләргә сәяхәтебезне дәвам иттек. 54нче гимназия, 18нче лицей бик җылы хисләр уятты. Биредә төрле логик уеннар уйнадык. «Ялкын» журналының үткәне-бүгенгесе белән таныштык, шаярдык, көлдек. Укучылары кызыксынучан, киң фикерле булулары белән таң калдырдылар. Шундый шаулаштык, хәтта яңа уен да уйлап табарга туры килде. «Әтәч» дип атала: шаулашабыз-шаулашабыз да, залда «әтәч» сүзе яңгырагач, кинәт тынып калабыз – халыкчан уен, кыскасы.

Тәрәзәдән Җәлил карап торса

Кайсыбыз кая таралышып, Чаллыны үзебезчә ачып йөргәндә, Искәндәр, сары галстугын тагып алды да булачак программистлар укый торган 36нчы инновацион технологияләр лицеена юнәлде. Татар балалары анда барлыгы 25 кеше икән – егетләрчә аралашу булды, диде Искәндәр, артык сүз куертмыйча гына.

Искәндәр Хәбибуллин, безнең экспедиция вәкиле: Ә инде аннары, без экспедициябез белән янәдән тупланып, чып-чын татар мохитенә – Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиягә киттек. Каршыларга чыккан гимназия директоры Фирдүсә Фәнәвисовна безне «Мәҗлесләр залы»на чакырды. Баксаң, бу гимназиядә Актлар залы түгел, ә нәкъ менә Мәҗлесләр залы икән бит. Зал балалар белән шыплап тулган. 7-9нчы класслар. Күзләре янып тора. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Энҗе Мирзануровна мәҗлескә җыелган гимназия шәкертләренең барысына да урын тапкан арада, без укучыларны күзәтәбез. Асыл татар дөньясына эләккән кебек: хәтта ишекне ачып, Габдулла Тукай килеп керер, Муса Җәлил тәрәзәдән кулын болгап калыр төсле тоела башлады. Өстәвенә, монда чып-чын юмористлар да укый икән. Бу гимназиядә «Ялкын»ны бик яхшы беләләр булып чыкты. Ишетеп кенә түгел, ә чын-чынлап укып. Без нинди генә сорау бирсәк тә – җаваплары әзер. «Минем кабатланмас укытучым» һәм «Кыңгыраулы мәктәп өрәкләре» конкурсы, «Партадаш» сәхифәсе турында сүз кузгалгач, Йолдызның микрофонына бер-бер артлы һөҗүм итүләр башланды. Өрәкләрне үзләре дә күргәннәр, әбиләре дә. Чаллы урамнарында да очратырга була икән аларны.

Чал тарихлы Яр Чаллы

Чаллының кыр-кырыена күккорма йортлар тезелеп киткән озын-озын әйләнешле юлларыннан йөргәндә, уйга калдык. Ә бит шундый зур шәһәр үсеп чыкканчы да, бу якларда кешеләр яшәгәндер. Халык бит ул торак өчен гел шундый мул сулы, кирмән төзердәй таулы урыннар сайларга тырышкан. Кем яшәде икән бу җирләрдә? Шул сорау белән без күп еллар безнең кебекләрнең аңнарын агарткан тарихчы Әлфия Әхмәтовналарга юнәлдек.

Әлфия Баһавиева, тарихчы: Мин 15 ел элек Яр Чаллыга килгәндә, керү юлында «Шәһәргә 1629 елда нигез салынган» дигән язу бар иде. Мин моңа бик аптырадым, билгеле. Шәһәрнең салыну закончалыкларына караганда, ул Болгар чоры шәһәре булырга тиеш бит. Һәм археологик казынулар үткәрергә рөхсәт сорадым. Урта гасыр калаларының урнашу закончылыклары бар. Алар калкулыкта урнашкан булырга тиеш. Ә Мәләкәс елгасының Чулманга кушылган урынында калкулык бар – Элеватор тавы (Кызыл тау) дип атала ул хәзер. Әнә шул калкулыкта шәһәр булган. Без Чаллының 18нче лицей укучылары белән археологик «разведка»га чыктык, кызык кына табылдыклар булды. Икенче елга безгә казырга рөхсәт иттеләр. Ләкин мондагы туфракның тарихи-мәдәни катламнары бик юылган, төрле гасырларда бу туфракны казыганнар, шуңа рәсми рәвештә шәһәргә нигез салыну датасын билгеләп булмады.

Шунысы төгәл: монда Болгар шәһәре булган һәм бу җирләрдә 1629 елда рус авыллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр яшәгән. Бу турыдагы документка бер төркем археологлар кул куйды. Шәһәрдә яшәүчеләр сәүдә белән шөгыльләнгән – безнең укучылар тапкан ятьмә батыргычы, аккургаш пломбалар шул турыда сөйли. Ятьмә белән күпләп балык сөзү сәүдә барган очракта гына мөмкин гамәл. Бу җирләрдә сәүдә су юлы белән генә барырга мөмкин, димәк Чулманның икенче ягында да Болгар чорында порт булса да төзегән булырга тиешләр. Ә хәзер анда нәрсә? Дөрес, Алабуга шәһәре.

 

Әнә шулай ике көн узды да китте... Без – Казанда! Тик күңелебезнең бер өлеше туфрагында серләр саклаган, чал тарихлы, хөр күңелле Яр Чаллыда калды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев