Логотип Идель
Ялкын

СЕЗ АЛАРНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ: РӘМЗИ ИЛЯЛОВ

Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр әдипләребеә белән таныштыруны дәвам итәбез, сез аларны белергә тиеш: бүген Рәмзи Илялов белән якыннанрак танышабыз. Бүген әле аның туган көне дә... Рәмзи Ибраһим улы Илялов (1923 елның 13 декабре — 2009 елның 11 августы) — татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында дөньяга килә. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. Ул сәбәпле 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәһәтләнә, байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә.

Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли.

Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый.галиев 1

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли. 1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә.

 

Иҗаты турында


Нигездә рус телендә иҗат иткән.

«Сокол не прячется в стае» (1977).

«Батыр уходит в легенду» (1984)

Батыр уходит в легенду (2007). (Россиянең бокс буенча беренче абсолют чемпионы Нур Алимов («Кара малай») турында).

 

Өченче дәрәҗә Дан ордены иясе ул!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев