Логотип Идель
Ялкын

"СЕРЛЕ ҺИНДСТАН"





“Ялкын” журналы сезгә өйдән торып кына сәяхәт итәргә тәкъдим итә. Я, дуслар, киттекме? Бүгенге сәяхәт итәсе илебез - Һиндстан.


Кояш нурларында коенучы ялкау Гоа пляжлары, 5 йолдызлы искиткеч кунакханәләр, Гарәп диңгезенең чисталыгы... Һиндстан – "сокраль хакыйкать эзләүчеләр", "йогага гашыйк" җаннар, "Алтын өчпочмак"та булып кайтырга теләүчеләр өчен яратылган серләр иле. Илнең экзотик почмаклары теләсә кайсы туристны үз кочагына алырга әзер.


Һиндстанның башкаласы – Дәһли шәһәре. Ләкин илнең җаны һәм мәдәнияте белән танышырга теләсәгез, сезгә, һичшиксез, Мумбай, Калькутта, Ченнай һәм башка шәһәрләргә барырга кирәк.


Һиндстан климаты. Кызу һәм баллы


Һиндстанның төньягында таулы субтропик климат өстенлек итә. Көньягында экваториаль климат белән ләззәтләнү мөмкинлеге бар. Апрельдән башлап июньгә кадәр биредә коры һәм кызу һава саклана. Пляжларның матурлыгына сокланырга һәм тип-тигез кызынырга теләсәгез, менә дигән мөмкинлек. Июнь уртасыннан яңгырлар сезоны башлана һәм октябрь башына кадәр дәвам итә.


Континенталь Һиндстан октябрьдән башлап мартка кадәр туристларны кабул итәргә әзер. Бу вакытта ял итү өчен бик яхшы температура тора: +30 градуска кадәр.


Һиндстанга баручылар белергә тиешле 5 гореф-гадәт


1.​ Илдә кул бирешү кабул ителмәгән.


2.​ Кочаклашу һәм бер-береңне үбеп алу әдәпсезлек санала. Шуңа күрә хисләрне күрсәтүдән тыелырга тырышыгыз (хәтта кулга-кул тотынышырга да кирәкми).


3.​ Гыйбадәтханәләргә керер алдыннан аяк киемен салыгыз. Җилкәләре ачык булган, шорты һәм кыска итәк кигән кызларны изге урыннарга кертмиләр.


4.​ Җирле халык туристлар белән фотога төшәргә ярата. Теләүчеләр белән фотога төшегез һәм үзләренә күрсәтегез, һәм индусларның бәхете чиксез булачак.


5.​ Һиндстанда изгеләр рәтенә кертелгән хайваннар күп. Шуңа күрә урам буенча тыныч кына йөри торган сыерларны һәм фаунаның башка вәкилләрен кыерсытырга ярамый.


Җирле халык. Һиндстан – халык иң тыгыз утырган илләрнең берсе. Халык саны 1,22млрд кешедән артык. Дәүләт телләре – һинди һәм инглиз телләре. Кунакханә һәм рестораннарда инглиз телендә җиңел аралашалар. Шуңа күрә коммуникация белән бернинди кыенлык та килеп чыкмаячак.66


Милли аш-су. Телеңне йотарлык!


Һиндстанның милли аш-су дөньясы теләсә-кайсы гурманның күңеленә хуш киләчәк. Кулинар шедеврлар камыр ризыклары, балык, дөге һәм сөт продуктларыннан ясала. Аш-су дөньясы төрле ризыкларга шулкадәр бай ки, хәтта дөньякүләм экспертлар да аларның исәбенә чыга алмаганнар. Ресторан хезмәткәрләре “чәйлек”не, ягъни өстәмә акчаны бик шатланып кабул итәләр (ләкин андый акча калдыру мәҗбүри түгел).


Һиндстанның милли бәйрәмнәре. Әкияттә кунакта?!


Һиндстан – күпмилләтле дәүләт, төрле дин, ышану һәм бәйрәмнәр бәйләме.


Игътибар: бары тик Һиндстанда гына Яңа елны елга 20 тапкыр каршылыйлар!


Иң төп бәйрәмнәр арасыннан түбәндәгеләрне атап китәргә мөмкин:


1.​ Зиһен һәм муллык өчен җавап бирә торган Алла - Ганеш Чатурхиның туган көне. Бәйрәмгә әзерлек берничә ай дәвам итә.


2.​ Наг Панчами. Еланнар бәйрәме. Бары тик шушы бәйрәмдә генә бии торган кобра еланын күрергә мөмкин. Сөйрәлүчеләрне ял иттерәләр, сыйлыйлар һәм иреккә җибәрәләр. Кияүгә чыкмаган кызның елан белән очрашуы тиздән булачак туй билгесе буларак кабул ителә.


3.​ Холи. Бу бәйрәмдә өйне һәм якыннарыңны төрле төсләргә буяу кабул ителгән.


4.​ Карва Чаутх. Хатын-кызлар көне. Кияүдәге ханымнар кызыл киемнәр кияләр, ризыктан тыелып торалар һәм ирләренең иминлеге хөрмәтенә гыйбадәт кылалар.


Һиндстанның үзенә бер төрле җаны һәм үзенчәлекле кәефе бар. Бу илгә килегез һәм аның гүзәллеге белән хозурланыгыз.1372742865_holi_4







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев