Логотип Идель
Ялкын

Сбербанк студентларга түләүле белем алуга кредит бирми башлаган

Студентларга түләүле белем алуга ташламалы шартларда кредитлар бирелми башлады. Мондый төр займнар бирүдә бердәнбер булган Саклык банкы аларга бу мөмкинлекне бетереп, кредит бирүне туктатты. Бу хакта «Коммерсант» газетасы хәбәр итә.

Россия Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, бу документларны Хөкүмәтнең яңа таләпләренә туры китерү заруриятенә бәйле, ә программаны финанслауда кыскартулар күздә тотылмый.

Белем алуга кредитлар бирелми башлау, аерым алганда, Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендә кабул ителгән “... кредитлар буенча федераль бюджет хисабына процент ставкасын субсидияләү параметрларын исәпләгәндә база индикаторлар куллану турында”гы 702 нче карары белән бәйле.

Яңа кагыйдәләр программаны гамәлгә ашыру документларына үзгәреш кертүне таләп итә: кредит алучылар өчен рисклар артуына андый үзгәрешләр кагылмый.

Саклык банкы матбугат хезмәте, банк юридик процедураларны яңа уку елы башланганчы тәмамларга тиеш, дип белдергән. 2016 елның 31 декабренә кадәр төзелгән килешүләр буенча траншлар бирүдә чикләүләр юк, дип ачыклык керткәннәр банкта.

Белем алуга кредитлар белән ярдәм итү программасы буенча банкларга белем алу кредитларын уку бәясенең тулы суммасы кадәр итеп бирү мөмкинлеге каралган. Андый кредитлар 7,5 процент ставка белән уку чоры һәм, шуңа өстәп, 10 ел вакытка бирелә иде. Шул ук вакытта финанслап күчерелгән акчаны кире таләп итү ставкасының 3/4е дәүләт тарафыннан субсидияләнә. Моңа кадәр программада, Саклык банкыннан кала, Росинтербанк та катнашкан иде, ләкин 2016 елның сентябреннән Үзәк банк аның лицензиясен кире алды.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев