Логотип Идель
Ялкын

САРЫ ЯФРАК ТУРЫНДА ӘКИЯТ

Шәһәрнең таш сукмаларында көзнең кечкенә генә билгесе – сары яфрак очып йөри. Юк, мондый күренешнең бернинди дә сәерлеге юк, әлбәттә. “Булса соң, алар һәр почмакта, һәр сукмакта шулай очалар” диярсез... Әйе, тик, сез бу яфракның тормышта күргәннәрен, башыннан кичкән вакыйгаларын белмисез, аның күңел, җан сыкрануын аңламыйсыз, тоймыйсыз да...


сары Менә хәзер дә шул ташларга шык-шык басып йөрүче адәмнәр аның барлыгын сизми генә түгел, күрми, белмиләр дә иде... Бармы анда сары яфрак, юкмы, аларга барыбер. Хәер, битараф кешеләр дөньясын ниндидер көзге яфрак кына гаҗәпләндерә аламы соң? Әлбәттә, юк. Шуңа күрә дә хәзер ул ялгызы. Ялгызы салкын таш сукмакта сукбай шикелле очынып йөрүче көзге сары яфрак.



сары Котырынып искән котып җиле аны урамның бер ягыннан икенчесенә куа. Аннары яфракның тынычлап кына җиргә ятуы ошамый булса кирәк, тагын да котырынып бөтенләй еракка алып ата да, “хәзер нишләрсең икән” дигән шикелле мыскыллы елмаеп читтән күзәтеп торуга керешә. Бичара яфрак нишләсен, буйсынмыйча әмәл юк, җилнең “футбол” тубына әйләнеп, ул кая кушса шунда “оча”.


Инде дә һәр кагылган саен өзелергә торган нечкә җепселләренең рәте тагын да бетә. Җитмәсә, әлеге дә баягы шакылдаган битараф аяклар өстән каты басып үтеп китәләр. Бу авыртуга түзәр дә идең, мөгаен, ә менә җанның авыртуына түзү күпкә читенрәк. Аннан да бигрәк мөмкин түгел. Кечкенә генә уч кадәрле әлеге яфракта бөтен бер җир шарын аркылыга-буйга урап чыгарлык сагыш, хәсрәт яшерелгән. Әйтерсең, ул бу дөньяга шул сагышларны үзенә туплар өчен туган да, хәзер аларны кая куярга белмичә азаплана. Әлеге хисләр аны эчтән көйдерәләр, саргайталар да иде бугай. Күрмисезмени, бу аның тышкы кыяфәтендә дә ничек чагыла. Сагыш уты йоткан җан беркайчан да элеккечә көлә, шаяра алмый, ул әкрен генә сизелмичә генә сула. Нәкъ шушы яфрак төсле.


сары 2


Кайчандыр язгы кояшлы көннәрнең берсендә ул беренче тапкыр дөньяга күзләрен ача. Ах, тормыш никадәр матур, бу җирдә яшәве ничек рәхәт! Кошларның тавыш кылларыннан чыккан музыка күңелне җилкендерә. Әкияттәгедәй йомшак назлы җиле җанны иркәли. Нәни яшел яфрак сөенеп җелперди башлый. Бу минутта аңа дөнья шундый искиткеч гүзәл булып күренә ки, ул хәтта агач төпләрендә аунап яткан сары, кызыл төскә кергән яфракларны да абайламый. Кояш көлә, кошлар сарый, җанга тагын нәрсә кирәк! Агачның көннән-көн уфтануы яфракларның шыбырдашуы белән бәйләнеп китә дә, кайдадыр тирәндә яшеренеп кала. Бәлки күңел үзе бу уфтануны ишетергә теләмичә, шулай карашны башка нәрсәгә юнәлтергә омтыла торгандыр.



сары Менә яңа гына чиләкләп яңгыр явып үтте. Аһ, аның тамчыларында коенган һәр сайрар кош, яшел үлән яисә чәчәк кабаттан яшәреп киткәндәй тоелды. Яфрак та шаян тамчылар белән бергә шатланды, куанды. Бу тамчылар аның күпме көннәр буена җыйган тузанын юып төшергәндәй булдылар. Яфрак күкрәген җәеп, яңадан сулыш алды. Табигать бөртеге үзендә күктәге болытлар төсле очып йөрерлек җиңеллек барлыгын тойды, бу халәт аны уйламастан хыял дөньясына алып кереп китте.


сары Яңгырдан соң озак көттермичә кояшы да, үзен каплаган болытны хәйләләп килеп чыкты. Җир өстендә күк капусының могҗизасы булган салават күпере пәйда булды. Дөньядагы бөтен төсне үзенә җыйган әлеге күпернең бер башы монда, якында гына булса икенче башы әллә кайларга еракка барып тоташа иде. Яфрак күп тапкырлар аның югалуын күзәтте. Ничәдер минутта хасил булган бу матурлыкның бик тиздән әсәре дә калмавына аптырады. Ул бөтенләй булмаган, күренмәгән дә, янәсе. Кая китә ул, кая югала, билгесез...


Моннан соң яфракны ниндидер башта булмаган бер халәт биләп алды. Ул күңелнең тирән бер катламыннан килә һәм шунлыктан артык каты уйланырга мәҗбүр итә иде. Агачның биек бер ботагында эленеп торган килеш ул дөньяны күзәтә башлады. Ләкин никадәр генә биек тоелса да, агач шәһәрнең таш йортларын узып китә ала торган көчкә ия түгел иде. Яшел бөртек күбрәк янда гына торган эскәмияне күзәтте. Дөресрәге, шунда тукталган кешеләрне. Кайвакыт ул хәл алырга утырган бер карчык яисә секунд саен сәгатенә карап, кемнедер көтүче бер ир-ат була, ә кайчакта исә бу урынны яшь парлар сөю сүзләре пышылдау өчен кулай күрәләр иде. Яфракка боларның барысын да күзәтеп торуы шундый рәхәт булса да, мондый вагыйгаларның бик сирәк булуы аның эчен пошыра, тырный иделәр.



Ешрак күренгән күренеш: кешеләрнең башларын таш сукмаклардан аера алмыйча, каядыр ашыгулары, чабулары. Беренче вакытта бу бик сәер тоелса да, соңыннан мондый күренеш гадәтләнде. Ашыгалар, ашкыналар, кошларның сайравына да, яфракның алар үтеп киткәндә сөенеп елмаюына да игътибар бирмиләр. Кызык та инде.


сары Яфракка аларның кая ашыгулары да билгесез, әмма ул алар аңламый торган мөһим бер нәрсәне аңлый. Шунда агачта эленеп торучы кечкенә генә яфрак кешеләрнең вакытны бер-ике адымга үтеп китәргә тырышуларын карап, аларны чын күңелдән кызгана иде. Һәм...яфрак бермәлне күңелсезләнә башлады. Аңа инде кояшның нурлары да, кошларның тавышлары да тәэсир итмәс булды. Моңсу күңелнең сызлануы саргайтырга тотынды. Онытыла башлаган авыр уфтану да бу вакытта бөтен колакларны ярып кереп, күңелне чатнатырлык итеп яңгырый иде.


сары Җил тагын нәрсәдер ошамаганлыктан яисә кызык табу уңае белән каты исеп куйды. Салкынлыктан тәмам бөшеккән яфрак соңгы кат көчләрен җыеп урыныннан купты, ләкин ерак ара китмәстән хәле бетеп янә ташка ауды. Бернәрсә дә булмады шикелле, җиле дә кулын селтәп, башкалар белән уйнарга тотынды. Ә яфрак берүзе калды. Биек үкчәләр аның кабыргаларын санап атлап үттеләр, ул бернинди үзгәрешсез ята бирде. Аның хәтерендә агачта үткән соңгы көннәре барлыкка килде. Әлеге дә баягы җил бервакыт аны эленеп торган җиреннән өзеп төшерде. Аны башка яфраклардан, агачтан аерды. Боларны хәтереннән үткәргән яфракның болай да беткән күңеле тагын чеметеп алгандай итте.



Чиләкләп яңгыр коя башлады. Таш сукмак бик тиз генә чыланды да әллә нинди куркыныч бер төскә керде. Ялгызлыктан интеккән яфракны да тамчылар чорнап алдылар. Каһәр суккан яңгыры яралы күңелне тагын да катырак имгәтергә теләгән төсле шыбырдап яуды да яуды.


Бу вакытта ул шундый явыз, мәрхәмәтсез булып тоелды, яфракның күпме генә үтенүләрен колак артыннан үткәрде. Һәм... бервакыт яфрак бөтенләй дәшмәс булды. Аннан бернинди сүз дә, хәтта кыштырдау да чыкмады. Нечкә генә җепселләре бөтенләй өзелеп беткәнгә күрә, аны бөтен җан иясе дә шуннан вафат булган дип уйлады, ә чынлыкта кечкенә яфрак җанына җылылык, күңеленә ярату җитмәгәнлектән чыдый алмыйча күзләрен йомган иде.


Гади бер сары яфрак таш сукмак буйлап очына... Андыйлар берәү генә түгел, меңләгән, миллонлаган, ләкин барыбер күзгә чалынмыйлар. Бигрәк тә яңгыр койганда кулчатырлары астыннан бер генә күз белән караучы кешеләр юлында. Хәерсез җиле дә аларны кат-кат төренергә мәҗбүр итә. Бәлки, яфракның бу кыска гомерле тормышында кайберәүләр үзләренең чагылышын табар. Әлбәттә, кеше заты күпкә өстенрәк, бөегерәк, ниндидер бер яфрак кебек кенә түгел, тик шулай да... Кайвакыт без бөтен нәрсәдән матурлык кына күреп, шатланып яшибез, үсә төшкәч әлеге матурлыкның югала торган булуы күңелгә шом сала, аннары көннәрдән бер көнне тормыш безне туган җирдән, якын кешеләрдән аерып, бөтенләй икенче бер җиргә алып барып ташлый, тегендә дә монда куа. Шунда ук сине өстеңнән таптап үтүчеләр да табыла. Бу вакытта сузылган ярдәм кулы, җылы сүз генә әлеге юлдан тартып алырга сәләтле.


Ә кешеләр һаман бер-берсен узып китәргә тырышып, каядыр чабалар. Вакыт дигәнең бик хәйләкәр нәрсә бит ул, юри шулай койрыгын гына күрсәткән булып кылана да, башың килеп бәрелгәнче артыннан йөгерттерә. Син моңа алданып чабасың да чабасың. Ә борылып карасаң, артыңда гомернең кыска икәнен белдереп көзге сары яфраклар очына, җиле дә бикләнгән күңелне ачарга тырышып пальтога килеп бәрелә... Син генә һаман берни аңламыйсың.



Алинә Галиева






Тагын укыгыз:


Айгөл Абдрахманова: Айсыз төндә

Юмористик хикәя: Беренче сынау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев