Логотип Идель
Ялкын

«ИСКЕ РӘҖӘПТӘ САМОЛЕТЛАР ЯСЫЙЛАР!»

Җомга сәфәре тукталышларының иң озагы Спас районының Иске Рәҗәп авылында булды.
Иске Рәҗәпкә беренче тапкыр килүебез. Шуңа күрә безнең - аларга, аларның безгә сөйлисе сүзләре бик күп җыелган.
Бу мәктәптә барлыгы 86 укучы укый. Һәм аларның 86сының 86 һөнәре бар. Кызлар папье-маше технологиясе буенча вазалар ясау белән мавыга. Ә егетләр самолетлар ясый! Сүзләренә генә ышанмыйча ул самолетларны күрсәтүләрен сорадык. Алар чыннан да бар һәм хәтта очалар да!
Тагын Иске Рәҗәпләр конкурсларда катнашырга һәм җиңәргә яраталар. Алинә Минхатыйпова, мәсәлән, «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңгән быел. Алинә үзенең авылы турында менә нәрсә дип яза: «Мин Иске Рәҗәп авылында яшим. Ул изге Болгар җиренең бер өлеше булып тора. Авылыбыз бик матур безнең. Аның тирә-ягын яшел урманнар чорнап алган. Авылыбызны күккә менеп карасаң, ул диңгез эчендәге яшел утрау кебек кебек күренәдер. Авыл эченнән бик матур елга ага. Суы аның шундый чиста, ләкин салкын. Елгада рәхәтләнеп казлар коена. Авылыбызның нәкъ уртасында мәчет салынган. Аның манарасы ялтырап, балкып тора. Урамнарыбыз иста, иркен. Мин авылымны бик яратам. Кая гына барсам да, сагынып кайтам. Ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!»
Тырыш укучылардан кала, бу мәктәптә тагын 5 попугай һәм 3 ташбака яши. Мәктәп янында кечкенә генә ферма һәм зур бакча да бар. Шуларга карап, Иске Рәҗәп малайлары кызларының җәе кызу һәм эшле булачак дип юрадык без. Эшләре күп булса да, алар «Ялкын» укырга һәм безгә язарга да сүз бирде! Җәегез, уңышларыгыз һәм ачышларыгыз турында язмалар көтәбез!


[gallery columns="2" size="full" ids="8424,8425"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев