Логотип Идель
Ялкын

САМОЛЕТ КАГЫЙДӘЛӘРЕ: АЛАРНЫ ҮТӘҮ МӘҖБҮРИМЕ?

Самолет бусагасын атлап керүгә, бер чибәр туташ, микрофон алып: «Телефоннарыгызны сүндерегез, каешларыгызны эләктерегез, сумкаларыгызны өскә алып куегыз», - дип, үз кагыйдәләрен тага башлый.

Әйтик, сез бу җомгада Франкфурт-на-Майнега очарга уйладыгыз, ди. Ә аннан туп-туры Афиныга, Мадрид яисә Мальтага. Димәк, санап карагыз, кире Казанга кайтканчы, сезгә бу кисәтүләрне 4 тапкыр ишетергә туры киләчәк. Бу чынлап та мөһимме? Әллә бортпроводниклар үзләренең «бик важный» булуларын гына күрсәтергә телиме? Әйдәгез, бергәләп тикшерик.

самолет 6


Самолет: кем баш монда?


Һава судносы капитаны/командиры – самолетта соңгы сүзне әйтә торган кеше. Самолет бортында килеп чыккан күңелсезлекләр өчен дә ул җавап бирә. Шуңа Россия кануны буенча, ул үз самолетындагы һәр кешегә әмер бирә һәм аның үтәлүен таләп итә ала.

Икенче пилот – капитанга очак белән идарә итәргә булыша торган кеше.

Өлкән бортпроводник – стюардлар һәм бортпроводниклар җитәкчесе. Капитанның салондагы күзләре, куллары һәм тавышы.

Стюардлар – пассажирларның очышы уңайлы һәм рәхәт булуын тәэмин итүдән кала, беренче чиратта, куркынычсызлык өчен җавап бирүче кешеләр. Бер-бер хәл була калса, беренче ярдәмне нәкъ менә алар күрсәтә.

самолет 1

Очабызмы?


Очышның иң җаваплы өлешләре ул – җирдән күтәрелеп китү һәм кире җиргә төшү. Шуңа күрә нәкъ менә җирдән аерылыр алдыннан безгә:


  • Барлык электр җайланмаларын сүндерергә



  • Җыелма өстәлне күтәрергә



  • Утыргыч аркасын вертикаль хәлгә китерергә



  • Иллюминатор пәрдәсен ачарга



  • Сумкаларны өске киштәгә куярга



  • Саклагыч каешларны тыгызлап каптырырга



кушалар.

самолет 2


Ни өчен шулай соң?


ТЕЛЕФОННАР: Кем сизсен инде аны – сүндергәнме мин телефонны, юкмы, дип уйлыйсыз икән, шалтырый башлаган телефоныгызны эшләп торган радиога якынайтып карагыз. Колакка рәхәтме? Менә капитанга да рәхәт түгел: очып киткәндә, капитан диспетчер белән элемтәдә була. Ә 300 телефон бу вакытта берьюлы челтәр эзли башласа? Шуңа телефоннарыгызны сүндерегез яисә «Самолет» режимына күчерегез.

УТЫРГЫЧЛАР: Аркасы ятарга уңайлы итеп төшерегән утыргыч арттагы кешеләргә чыгарга комачаулый. Әлбәттә, бар да яхшы барганда, моның бернинди зыяны да юк. Ләкин авария була калса, сезнең арттагы пассажир урыныннан чыгып өлгермәскә мөмкин.

КАЕШ ҺӘМ ӨСТӘЛ МӘСЬӘЛӘСЕ: Әгәр самолет кисәк туктаса, сез инерция кануны буенча (Физика, 7 класс дәреслеген кара), алга очачаксыз һәм тырпаеп торган өстәлгә килеп бәреләчәксез. Бик рәхәт нәрсә түгел, аңлыйсыздыр.  Фото-видеога төшерү тыела дигән канун да шуңа бәйле – фотоаппаратыгыз кулыгыздан ычкынып, алдагыларны имгәтергә мөмкин.

ПӘРДӘЛӘР: Бу самолет салонында һәм урамдагы яктылык аермасына бәйле. Әгәр урамда бик якты, ә салонда караңгы икән, күзегез караңгыга ияләшә. Самолеттан тиз арада чыгарга кирәк була калса, ачык ишектән яктылык күзегезгә бәреп, сез туктап калачаксыз һәм күпмедер кадерле секунд әрәмгә китәчәк.

Һәм тагын, һавага күтәрелгәндә двигатель яна башласа, тәрәзәгә карарга яратучы пассажирлар моны күреп, бөтен халыкны коткарырга мөмкин.

ПЛЕЕРЛАР: Самолет һавага күтәрелгәндә һәм төшкәндә аларны да читкә куеп торыгыз. Бортпроводникның мөһим сүзләрен ишетми калуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев