Логотип Идель
Ялкын

САЛКЫН ТИМӘСЕН ДИСӘҢ, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРЫЙ ҺӘМ ЯРАМЫЙ?

Менә син тирләп-пешеп уйнап керәсең, күзләреңнән ут бөркелә, авыздан пар чыга. Баш киеме – сумкада, чабулар ачык. Эссе ич... Туңу турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә икенче көнне температура белән ятасың. Нигә? Ничек???

Сере бар икән аның. Баксаң, йөгереп-уйнап йөргәндә безнең тән температурасы күтәрелә. Организм өчен бу әйбәт түгел. Ул шуна ук суынуны таләп итә. Тирли башлыйсың, киемнәрне саласы килә, кар ашыйсы, суык су эчәсе... Кыскасы – бөтен ярамаган! Ә ярамый!


Чөнки температура күтәрелгән саен организмның саклау системасы начаррак эшли башлый. Суык исә җиңел үтеп керә. Боздай су эчеп, әйтик, сез ОРЗ өчен юл ачасыз. Тирләп-пешкәндә җилгә игътибар азая, тир исә, корыганда, тәннең җылысын ала, моны физика дәресеннән дә беләсездер, дип уйлыйм. Эчке һәм тышкы әгъзаларның төрле температурада булуын баш мие дә абайлап алмый. Эч яна, ә тышта -10С. Әле суык суда төрле микроблар барлыгын да онытмаска кирәк. Шулай итеп, эссегә каршы көрәш башлаган тән башка факторларны оныта, чиктәге сакчылар югала, авыруга «Хуш килдегез!» диеп ишек ачкан кебек була.

ЯРАМЫЙ 1

Кыскасы, тирләп-пешеп кайтсагыз да, киемне урамда салырга ярамый. Кайтып керүгә суык суга да ябышмагыз. Иң яхшысы: 10 минуттан кайнаган су эчегез. Кайнаган суда микроблар саны азрак, ә ун минут эчендә эчке һәм тышкы температурагыз акрынлап тигезләшер һәм баш мие кирәкле юнәлештә эшли башлар!

Алсу Ахтереева, педиатр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев