Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛӘТ" ҮЗӘГЕ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Күпмедер вакыт үткәч, артка борылып карап, үз эшеңә нәтиҗә ясау һәм бәя бирү - кирәкле күренеш. Бу киләчәктә алга атларга, тагын да зуррак уңышларга ирешергә, планнар корырга ярдәм итә. Республикабызның танылган "Сәләт" фондында моны яхшы беләләр. 15 сентябрь көнне "Сәләт" йортында фондның җәйге кампаниясенә нәтиҗәләр ясау һәм яңа уку елына планнар белән таныштыру максатыннан медиа-иртәнге аш үтте. 

Анда “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова һәм журналистлар катнашты.

10 мең бала чик түгел


Иртәнге аш узып баручы елга нәтиҗәләр ясаудан башланды. "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренә караганда, җәйге кампания кысаларында Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстанның 12 районында, шулай ук күрше Чувашия һәм Башкортостан Республикаларында Сәләт хәрәкәте тарафыннан 20 профильле сәламәтләндерү лагере үткәрелгән. Аларның 4-се беренче тапкыр уздырылган: «Сәләт-Яр Чаллы», Лаеш районында «Сәләт-Эшмәкәр», Алексеевскта «Сәләт-Осталар бистәсе» һәм «Сәләт-Имәнкәй» аланнары. Мәктәп укучылары өчен истәлекле даталар буларак традицион форум һәм фестивальләр дә оештырылган: «Сәләт» V Халыкара яшьләр уку-укыту форумы, III Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» форумы, VIII Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале. Җәйге профильле сменаларга һәм форумнарга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән (Казахстан, Әзербәйҗан, ОАЭ, Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Канада) килгән катнашучыларның саны исә 9789га җиткән. "Җәй дәвамында 10 меңгә якын бала безнең аланнарда ял иткән, проектлар да катнашкан, безнең ярдәм белән аз гына булса да белем туплаган икән - бу зур сөенеч. Киләсе елда проектларыбызда катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез", - ди Айгөл Габдрахманова.


Тел саклау - бер, белем бирү - башка


“Сәләт” проектларының программасы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль потенциалын арттыруга, актив тормыш позициясе булдыруга, уңышка ирешү серләрен ачуга гына түгел, ә татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга да юнәлтелгән. Әмма аланнарда балаларның нинди телдә аралашуын махсус күзәтмиләр икән. Үзем дә "Сәләт" аланында ял иткән кеше буларак, моның шулай икәнен тәгаен әйтә алам. "Бездә көненә шуның хәтле вакыт бала мәҗбүри рәвештә татар телендә сөйләшергә тиеш, дигән таләп юк. Белем бирү программалары да укытучыга уңайлы телдә алып барыла, чөнки бу очракта төп максат - белем бирү", - ди Тимур Сөләйманов. Тик белем бирү һәм татар телен үстерүне төп максатлар итеп куйган оешманың белемне татар телендә генә бирмәве сораулар тудыра. Әйтик, башка телдә белем алгач, татар теленең балаларга кирәге каламы соң? Әлеге ике юнәлешне бергә кушып алып барсаң нәтиҗәлерәк булмас идеме икән?

Әлбәттә, "Сәләт"тә татар теле бөтенләй юк, дип әйтеп булмый. Кичке чараларны татар телендә уздырырга тырышалар икән, шулай ук аланнарның аерылгысыз элементы булган "Сәләт" җырлары да татар телендә.

Татар теле һәм IT: нәрсә берләштерә?


Ә аланнардан тыш, "Сәләт" проектларында татар теле белән хәлләр ничек? Сәләтлеләр белдергәнчә, аларда татар телен IT технологияләр ярдәмендә дә үстерәләр. Мәсәлән, фондның “Фәнсар” фән һәм мәгариф үзәгендә IT лабораторияләр эшли. Биредә балалар программалаштыру серләренә төшенәләр, төрле интернет кушымталар эшлиләр икән. Шулай ук “Сәләт”тә татар телен IT технологияләр ярдәмендә үстерүнең бер күренеше булып, медиаүзәк эшчәнлеген атарга була. Фондның барлык яңалыклары белән көн дәвамында социаль челтәрләрдә, “Сәләт” сайтында татар телендә танышып була. Бу юнәлештә киләчәктә дә эш дәвам итәчәк. Якын арада “Сәләт” мобиль кушымтасы да үз эшен башлаячак икән. Аның ярдәмендә проектлар турында мәгълүмат табарга, чаралар календаре белән танышырга, аралашырга һәм белем тупларга мөмкин булачак. Кушымтаны теләгән һәр кеше үз телефонына интернеттан йөкләтеп ала алачак.
Иртәнге аш ахырында Тимур Сөләйманов "Татар теле гаиләдә булмаса, бернинди башка оешмалар да балага ярдәм итә алмый", - дигән фикер җиткерде. Оешмалар ярдәм итә алмаса да, бу юнәлештә эш башланган икән, аны азагына кадәр җиткерергә кирәктер. "Сәләт"тә татар теле "сәләт" сүзендә генә калмасын иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев