Логотип Идель
Ялкын

СӘЙФИ АБЫЙ КЕМ ИКӘН?

Бүген күренекле шагыйрь Сәйфи Кудашның туган көне! Ул 1894 елның 21 сентябрендә Башкортстанның Келәш авылында, хәзер Чишмә районы, крәстиян гаиләсендә туа. Казакъстанда укытучылык итә (1913-15). Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый (1915-18). 1913 елда Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури йогынтысында яза башлый. 1916 елда юмористик шигырьләре Ырынбурда чыккан «Кармак» журналында даими басылып тора. 1917 елда иҗатында милли азатлык мотивлары өстенлек итә. Соңыннан социалистик революция идеалларына таба борыла, авылдагы икътисади үзгәрешләр, яңа мәдәни тормыш турында яза башлый. 1924 елдан башлап, әсәрләре башкорт телендә басыла башлый.


1929 елда Татарстан һәм Башкортстан әдәбиятларында "Җидегәнчелек"кә каршы көрәш сылтавы белән репрессияләр башлана. "Җидегәнчеләрнең" берсе буларак Сәйфи Кудашны милләтчелектә, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр, РАПП сафларыннан чыгаралар. Ул вакытлыча Уфадан китеп бара, Кыйгы районына татарча газет оештырырга алына. Басмада аның күпсанлы мәкаләләре басыла. Шунда яшәп, күмәкләштерү турында бәян иткән, булачак «Кушкаен» романына (1936) материал әзерли.


Соңыннан, күпчелек «җидегәнчеләр» кичерелә, шул исәптән Сәйфи Кудаш та. 1935 елда ул СССР язучылар берлегенә алына. 1942-48 елларда Башкортстан язучылар берлеге рәисе.


Гомеренең соңгы елларын да Сәйфи Кудаш тыныч үткәрми. Башкорт әдәби даирәләре тарафыннан аның өстенә татар һәм башкорт язучыларын кырган 1937 ел сәяси репрессияләре өчен җаваплылыкны аудару шаукымы күзәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев