Логотип Идель
Ялкын

СУЗ БЕЛЕМЕҢ БАРМЫ?

ВУЗ имтиханнарыннан төшеп калдым. Баллар җитеп бетмәде. Их! Шуннан... шул! Югалып калмаска, илдәге вәзгыять ярдәм итте. Стахановчы булам! Эшче көчләр җитми диеп, көн сөйлиләр, төн сөйлиләр, әнә!


Шунысы әйбәт, теләсә кайсы колледж, техникум, лицей ишеген, вузга керү сынаулары беткәч, җәй урталарында да барып шакып була. Кайберләренә  махсус БДИ да биреп торасы тугел, тугызынчы классны тәмамлап килсәң дә була. Ммм... башымда тагы бер әйбәт фикер бар: ныклы карьераны түбәннән күтәрелгәннәр ясый!


Әзерлек курслары түләүле, ә дөрес һәм кирәкле юнәлештә сайланган техникум белеме югары уку йортына керүнең беренче баскычы булып тора ала. Кайбер вузларның техникум, лицейлар белән бәйләнеше, махсус килешүләре дә була әле. Әхә, светафорда яшел кеше “күренде”, димәк алга!


ПТУ  05 фото Рустам МухаметзяновП.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы


Гел очарга яраткангадыр инде... беренче сукмак мине бирегә алып килде. Имтиханнар: рус теле яки татар теле, математика. Бу фәннәр буенча мәктәптә БДИ биргәнсең икән, биредә алар үз көчендә кала. Уку вакыты:  9 класстан – 3 ел да 10 ай, 11класстан – 2 ел да 10 ай. Бакалавр группасы да бар! Биредә завод өчен махсус квалификацияле эшчеләр әзерлиләр. Документларны тапшыру – 1 июньнән башлана.


Адресы: Казан шәһәре, Копылов урамы, 2б йорт. Тел.: 571-37-20


2нче номерлы һөнәр училищасыПТУ  04 фото Рустам Мухаметзянов


Директор телефоннан сөйләшкәндә үк әйтте, монда гел егетләр генә укый! Әйе инде, эретеп ябыштыручы, слесарь, эксковаторда нинди кыз эшләсен ди. Ә мин биредә укырга теләр идем!!! Бер хәйләсе бар – диплом белән бергә шоферлык таныклыгы да бирәләр ич! Имтихан - әңгәмә формасында.


Адресы: Казан шәһәре,  Попова урамы, 3нче йорт. Тел: 272-76-05


40нчы номерлы халык сәнәгате училищасы


Һөнәр училищелары күп, ә бу –Казанда ювилерлар, керамика осталары әзерләүче бердәнбер уку йорты! Тиздән Универсиада, ә сувенирларның эскизлары биредә әзер дисәң дә була инде. Тегүче, админстратор, рәссам-бизәүче, күн белән эшләү осталары... Июль аенда әңгәмә узасы һәм син – студент. 11нче классны тәмамлаучылар – бер ел укый. Тугызынчыны тәмамлап килүчеләр дә кабул ителә.


Адресы: Казан шәһәре,  Гвардейская урамы, 9нчы йорт.
Тел: 272-51-34


Казан тимер юл транспорт техникумы


Менә бу җитди егетлә-ә-әр! Тимер юл техниклары, локомативны егәрләүче белгечләр әзерләнә биредә.


Рус теле һәм математика буенча БДИ кирәк булачак.


Барлык студентлар да тулай торак белән тәэмин ителә. Читтән торып уку формасы да бар. Көндезге бүлектә 11 класслар – 2 ел 10 ай, 9 класслар – 3 ел 10 ай белем ала. Читтән торып уку – 3 ел да 10 ай. Әзерлек курслар эшли.


Адресы: Казан шәһәре, Алтынов урамы, 4 йорт. Тел: 294-27-11


Светафорларда кызыл белән яшел төсләрне алмаштыра-алмаштыра СУЗлар буйлап йөгереп йөргәндә бер юлдаш та таптым әле. Экономист ул үзе. ВУЗны әйбәт билгеләргә генә бетергән. Үз һөнәре буенча ваканцияләр күптән тулы икән, заводка эшкә керергә уйлаган. Һөнәр училищасы сайлап йөреше...


[gallery size="medium" columns="4" link="file" ids="696,695,693,694,692,691,690,689,688,687,685,684,683,699,698"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев