Логотип Идель
Ялкын

«СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НЫГЫТАБЫЗ»

Яз- иң ямьле ел фасылларының берсе. Кояш һәм озынаеп килүче яз көннәре безнең кәефләрне күтәрергә тиеш дип уйлаучылар саны шактый. Ләкин әлеге фикер дөрес үк тугел.


Кышның язга алмашынуы бездә күп кенә проблемалар китереп чыгара: игътибар кимү, йокының туймавы, салкын тию очраклары, арганлык һәм башкалар.


Ә чынлыкта боларнын барысының сәбәбе нәрсәдә соң?


Әлеге проблемалар барысы да организмның файдалы матдәләр белән тәэмин ителмәве һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бармаганлык белән бәйләнгән.


Кыш дәвамында һәм язга таба җәй һәм көз айларында җыелып килуче организмдагы файдалы матдәләр саны бетә башлый һәм бу витаминнарның кимүенә китерә. Әлеге процесс кеше сәламәтлегенең начараюынын билгеләренең берсе булып тора.


Яз көне организмның кирәкле матдәләр белән тәэмин ителсен өчен гадәтитуклану рационына функциональ продуктлар өстәү таләп ителә.


Авитоминозның җиңү өчентүбәндәге ысулларны куллану кирәк дип саный кайбер галимнәр:


1) Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашау;


2) Дөрес туклану рационы һәм режимы булдыру;


3) Файдалы дару үләннәре, бал һәи лимонлы чәй;


4) Сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Берәр спорт төре белән шөгыльләнү сәламәтлекне яхшырту ысулларының берседер.


Димәк, әлеге киңәшләргә колак салсак, сәламәтлегебез нык булыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев