Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ. «ШВАРЦЕНЕГГЕР» ОПЕРАЦИЯСЕ"

Дустым, бүген мин сиңа тимер турында сөйләячәкмен. «У-у Менделеев таблицасы/ химия/ машина/ компьютер турында инде» диючеләр, ЯЛГЫШАСЫЗ!

Сүзебез спортзал, «качалка», сәламәт яшәү рәвеше турында булыр. Көннәрдән беркөнне уйлап-уйлап тордым да (көзгегә карап) тагын бер уйлап куйдым: «Мдаа, егетем, тимер күтәрә башларга вакыт, фигура әлләни мактанырлык түгел». Нәкъ шул көнне редакциянең «партзадание»се дә килеп иреште. Менә бит, нинди уңыш! Тик менә... нәрсәдән башларга икән соң? Фитнес-клубка барырсың баруын, ләкин андагы тренажерларга кай яктан якын килергә икән дип аптырап торырсың. Юк, алай ярамый. Тәк, дуслар ярдәменә мөрәҗәгать итми булмас. Раил Сабиров дигән танышым хәйраннан бирле фитнес-клубка йөри, аның белән киңәшеп алырга булдым.
- Раил, әйт әле, тренировкаларга йөри башлавыңа нәрсә этәргеч булды?
– Менә дигән физик формада буласым, бераз масса җыясым килде.
– Синең кебек тренажеркага йөри башлаучылар өчен нәрсәләрне истә тоту зарур?
– Иң беренчедән, әлбәттә, качаться итүнең максатын билгеләргә кирәк. Ябыгырга телисеңме, мускул массасын арттырырга, физик яктан көчле, нык булыргамы – болар барысы да күнегүләр комплексы ягыннан аерылып торалар. Икенчедән, яхшы тренер сайлау. Нәкъ менә остазың сиңа спортзалда беренче адымнарны ясарга ярдәм итәчәк, күнекмәләрне дөрес ясау, дөрес туклану режимы турында сөйләячәк һ.б. Өченчедән, тренировкалар журналы алып бару кирәк. Бу журналга (ул дәфтәр, кесә телефоны өчен махсус программа формасында булырга мөмкин) тренировкаларыңда нинди күнекмәләр ясавың, тән массасын, үз-үзеңне ничек хис итүеңне һ.б. параметрларны язып бар. Мондый журнал сиңа кайсы ноктада булганыңны, кая таба юл тотуыңны искәртеп тору өчен кирәк. Һәм тагын: сиңа уртанчы класслардан ук таныш турникта тартылу, отжиманиеләрне һәрдаим ясарга кирәк. Бу гап-гади күнегүләр, җиренә җиткереп башкарганда, искиткеч нәтиҗәләр бирә.
– Дөрес туклану режимы дисең, моңа нәрсәләр керә?
– Әз-әзләп, еш (көненә 6-8 тапкыр) ашарга кирәк – бу иң мөһим кагыйдә. Ә махсус диета, ниндидер витамин комплекслары турында, синең физик-физологик үзенчәлекләреңнән чыгып, тренерың аңлатачак.
Әһә, аңлашылды. Димәк, фитнес-клуб, тренировкалар. Тик менә син яшәгән төбәктә болар юк яисә барырга ераграк икән, үз өеңдә дә мини-спортзал оештырырга мөмкин. Моның өчен нәрсәләр кирәк? Сиңа миннән берничә тәкъдим.
1. Амортизатор (эластик тасма) (390 сум – Казанның иң зур спорт кибете бәяләре буенча).
1_
Күнекмә: туры бас, амортизаторның ике очын ике кулыңа ал. Сул аягың белән амортизаторның уртасына бас, кулларыңны баштан өстәнрәк күтәр, эластик тасма яхшылап тартылсын. Уң аягың белән артка атла, ике аягың да тездән бөгелгән халәттә булсыннар. Бу вакытта кулларыңны баштан югарырак тотарга тырыш. Баштагы халәткә кайт. Кабатла. Күнекмәне 3 килүдә (подход) 12 шәр тапкыр яса.
Файдасы: кул, арка, аяк мускуллары ныгый.
2. Медбол (пилатес, фитнес өчен махсус туп) (290-390 сум).

[gallery columns="2" size="full" ids="6301,6300"]
Күнекмә: терсәкләрең бөгелгән килеш, тупны кулларыңа ал, тезләрең бераз бөгелгән халәттә аякларыңны оча сөяге (таз) киңлегенә куй. Тупны башыңнан югары күтәреп, идәнгә ыргыт (ыргытканда кул мускулларын мөмкин кадәр иркен тотарга, бары эч мускуллары көче белән генә эш итәргә тырыш). Туп идәннән сикергәндә, аны тотып ал, баштагы халәткә кайтып, шунда ук күнекмәне кабатла. Шулай 3 килүдә 12 шәр тапкыр.
Файдасы: корсакның эчке мускуллары (кор мускуллары) ныгый, алар үз чиратында умыртка сөяге сәламәтлеге өчен җавап бирә.
3. Гер (590-990 сум). Күнекмә: туры бас, аяклар җилкә киңлегендә. 3

Күнекмә: уң кулыңа герне алып, аны – алга таба, сул кулыңны тигезлек өчен ян якка суз. Аякларыңны аз гына бөгеп, бераз алга иел, герне алга таба тайпылдыр. Уң беләк белән уң тезнең эчке ягына таянып, оча сөяге белән алга кискен хәрәкәт ит, гәүдәңне кискен турайт. Инерция көченә буйсынып, гер җилкә ноктасына кадәр менәчәк. Кул көчен куймыйча, гернең югары ноктага менеп җиткәнен көт һәм аны (герне) яңадан аска тайпылдыр. 3 килүдә 20-30 тапкыр кабатла. Кулыңны алыштыр.
Файдасы: даими ясаганда кор, аяк мускуллары сиңа рәхмәт укып торачак.
Раил әйтмешли, Шварценеггер булу өчен Шварценеггер булып туарга кирәк. Шулай да тиешенчә көч һәм тырышлык куйганда, син яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәксең һәм инде берничә айдан төз, мускуллары күпереп торган нык тәнгә ия булачаксың, дип ышанам.
Һәм тагын шуны онытма: галимнәр әйтүенчә, атнага берничә тапкыр физик күнекмәләр ясау, авырлыклар күтәрү кандагы «начар» холестеринны баш миеннән этеп чыгарып бавырга куа икән, анда исә холестерин «вафат була». Баш мие иркен рәвештә үзенә кирәкле канны ала. Ә бу исә минең яхшы эшләвенә зур ярдәм. БДИ алдыннан мигә ярдәм комачауламас, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев