Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ АКЫЛ"

"Сәламәт тәндә – сәламәт акыл"-ди татар халык мәкале. Төрле үзгәрешләр чорында, бу мәкальне күз уңаеннан ычкындырмыйк. 2015 нче елда Россиядә, башкалабыз Казанда күп спорт ярышлары уздырылды. Балаларыбыз бу ярышларны карап узләренә үрнәк булырдай ярышчыларны күргәннәр, ә кайберләре, үз алларына максат куеп, спортка тартылгандыр.

Авиатөзелеш районы Ленинград урамында урнашкан 26нчы номерлы лицейда дәресләрдән тыш спорт буенча төрле чаралар уздырыла: «Күңелле стартлар», эстафеталар, жиңел атлетика ярышлары. Спортка багышланган чараларның чираттагысы «Әти, әни һәм мин- спорт сөючән гаилә» булып узды.

Бәйрәм 20нче февраль көнне «Мотор» спорт комплексның иркен стадионында уздырылды. Балаларны һәм әти-әниләрне спортка багышланган жырлары белән спорт комплексы каршы алды. Әниләр өстәлләр әзерләп, балаларны чәй, коймаклар белән сыйлады.

Өченче сыйныф укучылары узләренең чаңгы шууда осталыкларын тикшереп,1км араны узып ГТО нормаларын тапшырды. Соңрак, бәйрәмнең көтеп алган өлешенә чират та житте.

Балалар кайсы гаилә чаңгыда яхшы шуа һәм беренче урынны кем алыр икәнен көттеләр. Бу ярышта 7 гаилә катнашты. Әтиләр - 1 км, әниләр-700 м,балалар-500м араны чаңгыда шуып узды. Чаңгычы әтиләребезне куреп, тырыш әниләребез өчен җан атып, балалар һәм өлкәннәр көч һәм дәрт өстәп торды. Һәр гаилә булдыра алганча чангы шууда узенен көчен курсәтте, ләкин һәр ярышнын үз жинүчесе була. Бу чаңгы ярышында Солтановлар гаиләсе- 1 урынны, Будилиннар гаиләсе – 2 урынны, Хайруллинар гаиләсе – 3 урынны алды.

Җиңучеләргә котлау кәгазьләре, буләкләр тапшырылды. Ярышта һәрбер катнашкан гаилә номинацияләрдә мактау кәгазьләре алды. Минемчә, бу бәйрәм спорт ягыннан гына түгел, гаиләләрнең ныклыгын, сәламәт яшәү рәвешен күрсәтеп торган бәйрәм булгандыр. Лицей җитәкчелеге "Мотор" спорт комплексына, ярышта катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтен белдерә. Аларга исәнлек- саулык, балалар шатлыгы тели.

[gallery size="full" ids="6567,6566,6565,6564,6563,6562,6561,6560"]

 

Авиатөзелеш районы 26 лицей физик тәрбия укытучысы Вәлиева Сәвия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев