Ялкын
"СӘЛӘТЛӘР КООПЕРАЦИЯСЕНДӘ КАТНАШ!"
Сәләтләр университеты «Кооперация талантов» дип исемләнгән мәкаләләр бәйгесе игълан итә. Бәйгегә 2015 нче елның 3 нче октябрендә старт бирелде. «Кооперация талантов» ел саен уздырыла торган иң зур чараларның берсе. Биредә мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, ординаторлар, докторантдлар, хәтта яшь галимнәр, журналист һәм язучылар катнаша ала. Иң мөһиме: яшең 12дән 30га кадәр булсын. «Мин Татарстанда яшәмим. Шуңа күрә катнаша алмыйм», — дисеңме?! Борчылырга сәбәп юк. «Кооперация талантов» бәйгесенә эшләр Россия Федерациясенең бөтен төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен татар, рус, яки инглиз телендә «Фән, «Техника», «Эшмәкәрлек», «Мәдәният һәм сәнгать», «Спорт», «Иҗтимагый сәнгать» юнәлешләрендә мәкалә (текст) язып җибәрергә кирәк.
Бу бәйге башкаларыннан нәрсә белән аерыла соң? «Кооперация талантов»ның үзенчәлеге — бәйгедә катнашучылар өчен махсус «Школа автора» тренингы уздырылуда.
Бәйге азагында барлык катнашучыларга да (бер генә кеше дә читтә калмаячак) сертификатлар, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм теләсә-кайсы журналда басылу мөмкинлеге биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев