Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛӘТ" СМЕНАЛАРЫ БЫЕЛ КЕМНЕ КӨТӘ?

Язгы каникуллар әле тәмамланырга өлгермәде, ә син инде җәйге ялларны көтәсең. Аларны көтмичә мөмкин түгел шул, дустым. Кояш, җылы һава, табигать кочагында ял итү – болар барысы да һәркемне ымсындырып тора. Тоясыңмы, дустым, инде син дә битеңне җәйге җил назлаганын, кояшның җылы нурларын сиздең…

Димәк, син бу жәеңне онытылмаслык итеп үткәрергә телисең дигән сүз. Бу очракта барлык юллар да «Сәләт»кә илтә икәнлеген онытма. Быел бу оешма балалар өчен күп сюрпризлар әзерли.

25 – «Сәләт»нең быелгы сменалары шуның кадәр булачак. Әйе-әйе, ә, димәк, «Сәләт» аланнарында ял итәргә теләүчеләрнең күбесе бу хыялын тормышка ашырачак дигән сүз. Алар 4 төрле вакыт аралыгында уздырыла. Быелның җәендә барлыгы 15 мең бала «Сәләт» аланнарында ял итә алачак.

Самарада да, Башкортостанда да…


«Сәләт» дигәч, күз алдына Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» лагере килеп басамы, дустым?! Юк шул инде, «Сәләт» күптәннән аның белән генә чикләнми. Аның аланнары республиканың төрле районнарында оештырыла. Моның турында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

– Сменалар Азнакай, Буа, Бөгелмә, Яр Чаллы, Биектау районнарында узачак. Алексеевски районындагы «Фәнсар» үзәгендә елына 4 смена үткәрелә: «Сәләт-Осталар бистәсе», «Сәләт-Биләр каласы», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Имәнкәй», – ди Айгөл.

Татарстаннан читтә яшәп тә, «Эх, минем дә «Сәләт» аланында ял итәсем килә» диючеләр күптер ул. Мондыйлар өчен, төрле өлкәләрдә дә махсус аланнар булдырыла. Самара өлкәсендә яшәсәң, «Сәләт-Самара»га рәхим итә аласың. Башкортостан якларында туып-үскәнсең икән, димәк, сине «Сәләт-Кандракүл » каршы ала. Чуашия егете-кызы булсаң, сине «Сәләт-Батыр» көтә дигән сүз.

Биләрдә форум ике тапкыр узачак


Биләрдәге форум да быел башка еллардан аермалы булачак. Беренчесенә өлгермәсәң, икенчесенә рәхим итә аласың. Әйе, дустым, быел «Биләр»дә форум ике тапкыр узачак. Моңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов былтыр үзенең хәер-фатыйхасын биргән иде. «Сәләт»леләр, калган эшкә кар яумасын өчен, аларны быел ук тормышка ашырачак.

Шулай итеп, беренче форумда 5000 кешене колачлаячак. Аның төп темасы дүртенче сәнәгать революциясе вакытында белем алуга багышланчак. Биләрдә узачак икенче форумда исә 2000–2500 катнашучы булачак. IT-юнәлеш белән җенләнгәннәр өчен менә дигән белем алу мәйданчыгы булачак ул. Чара мәгълүмати технологияләр, инновация, интеллектка багышланачак.

Катнашасың килсә, портфолиоңны тутыр!


Шулай ук Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уздырыла торган тагын бер алан бар. Ул да булса – «Болгар-Туган тел» чатырлы аланы. Быел ул да ике сменада уза. Һәрберсендә 500әр кеше ял итәчәк бу аланда Россиянең 15 төбәгеннән катнашучылар көтелә. Җәйге аланнар «Иске Казан» жыены белән тәмамланачак.

«Сәләт» аланнарында ял итү өчен, теләк кенә җитми. Профильле аланарда ял итим, дисәң, синең уңышларың да булырга тиеш. Аланнарда катнашу өчен гаризаларны portfolio-selet. ru адресы буенча җибәрә аласың. Алар инде февральдән башлап, кабул ителә башлаган.
«Сәләт» сменаларында катнашасың килсә, ашык, дустым! Йоклап йөрмә!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев