Логотип Идель
Ялкын

«СӘЛӘТ-ОЛИМП»: ИШЕКЛӘР ҺӘРКЕМГӘ АЧЫК»

31-нче март, пәнҗешәмбе көнне, «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагерендә, «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләнү мәктәбенең рәсми ачылыш тантанасы узды.


Биредә республикабызның яшь фәнчеләре математика, информатика һәм җәмгыять белеменнән яңа белемнәр туплар өчен җыелды. Мәктәп барышында аларга мөхтәрәм укытучылар дәрес бирәчәк: техник фәннәр кандидаты, математика буенча Республикакүләм БДИ комиссиясе рәисе, югары категорияле эксперт Рөстәм Фәхретдин улы Әүхәдиев; юридик фәннәр кандидаты, КФУ укытучысы, КФУның өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Максим Валерий улы Воронин һәм КФУ доценты, мәктәп укучылары һәм студентлар арасында программалаштыру буенча олипиадаларга җиңүчеләр әзерләү премиясе лауреаты Равил Мәгъсум улы Һадиев ярдәмендә укучылар фән диңгезендә йөзәчәк.


Рәсми ачылыш тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт-Олимп» проектының җитәкчесе Надир Курамшин чыгыш ясадылар.


«Сәләт-Олимп» проекты кысаларында сезне күрүебезгә чиксез шатбыз! Әлеге проект сезнең тормышыгызда яңадан-яңа үрләр яуларга булышучы бер баскыч булсын! Ә без сезгә бу өлкәдә һәрдаим ярдәм кулы сузып торырга әзербез! Рәхим итегез!» – дип сәламләде Надир Курамшин.


Тимур Сөләйманов исә, үз чиратында, «Сәләт»тә ике теллелекне сакларга кирәклеген искәртеп узды. «Шуңа да чыгышымны ике телдә алып барам. Биредә уку, белем алу, тәҗрибә уртаклашу өчен сезгә барлык шартлар да тудырылган. Аралашыгыз, дуслашыгыз, белем алыгыз!» – диде ул.


Мәктәп Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.


Равил Һадиев, укытучы:


- Соңгы ике елда минем студентларым программалаштыру буенча төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. Күбесе үзләрен укытучы буларак та сынап карый башлады. Араларында махсус стипендияләргә ия булучылар да байтак. Аларның нәтиҗәләрен барлау, уңышларын күрү минем өчен зур шатлык. Сезнең дә уңышларыгызны күреп шулай сөенергә язсын!


Рөстәм Таҗиев, катнашучы:


- Мин әлеге Мәктәптә инде икенче тапкыр катнашам. Математика фәне белән кызыксынам. Укытучылар бик ошаган иде, шуңа тагын килдем. Барлык биремнәр дә катлаулы, шуңа да аларны чишүе дә рәхәт. Квадрат тигезләмәләрне чишү өлкәсендә белемемне арттырасым килә.


Камил Исхаков, катнашучы:


- Бирегә инде икенче тапкыр математика дәресен укырга килдем. 3-нче ел рәттән республикакүләм олимпиадада җиңүгә ирештем, моның белән генә тукталып каласым килми. Сменадан яңа җиңүләр көтеп калам!


Ралина Корбанова, катнашучы:


- Бик күп яңа белемнәр алдым, бик күп яңа дуслар таптым. Беренче тапкыр катнашканнан соң, үзем укыган мәктәпкә кайткач, олимпиадада катнаштым һәм уңышка ирештем. Моның өчен мин «Сәләт-Олимп»тагы укытучыларга рәхмәтлемен!


Мәдинә Сөләйманова, катнашучы:


- Җәмгыять белеме фәнен укырга килдем. Укытучы Максим абыйның укыту рәвеше бик ошый, белем дәрәҗәсе дә югары. Бирегә беренче тапкыр килгәннәргә ялкауланмагыз дияр идем. Барысын да язып барыгыз, үкенмәссез. Шәхсән үзем әлеге язмаларны кат-кат укып исемдә калдырдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев