Логотип Идель
Ялкын

"СӘЛӘТ" ҺӘМ "ТАЛАНТЛАР УНИВЕРСИТЕТЫ" БЕРЛӘШӘ

Бер баш яхшы, ике баш тагын да яхшырак диләрме әле?! Моның чыннан да шулай икәнлеген Татарстанның ике яшьләр оешмасы дәлилләргә тели. Сүзем «Сәләт» һәм «Талантлар университеты» турында. Алар бергәләп, сәләтле балалар һәм яшьләрне үстерү, булышлык күрсәтү тәҗрибәсе белән уртаклашыр өчен, махсус мәйданчык булдырган.

Республикада «Сәләт» оешмасын белмәгән кеше юктыр ул! Татар телен яхшы белгән, үз талантын башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр бала, яшүсмер гомерендә бер тапкыр булса да, «Сәләт» аланнарында ял иткәне бардыр.

Хәзер «Сәләт» «Талантлар университеты» белән берләшә. Шул уңайдан, «Сәләт – Талантлар университеты» сәләтле балаларны, талантлы яшьләрне эзләү, табу, аларга булышлык күрсәтү буенча I Халыкара биенналле уза. (Биенналле – ике елга бер тапкыр уза торган фестиваль, иҗади конкурс, күргәзмә – авт).

Төп яңалык нинди соң? 2017 елдан «Сәләт» оешмасы «Татарстан республикасындаг ы талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының операторы булып торачак. Шул сәбәпле, «Сәләт», «Талантлар университеты» бергә «Дөнья талантлары» семинарын, «Фәнни ярышлар чемпионаты» проект конкурсын оештыра.

– Шушы чаралар дәвамында «Сәләт» үзенең 20 еллык тәҗрибәсе белән бүлешәчәк. «Талантлар университеты» вәкилләре «остазлар», дип сөйләргә ярата. Без «Сәләт» аланнарындагы остазларны «әйдаманнар», дип атыйбыз. Мисал өчен, «Фәнни ярышлар чемпионаты» проект конкурсы дәвамында балалар, студентлар, яшь галимнәр үзләренең фәнни презентацияләрен күрсәтәчәк. Алга таба республиканың интеллектуаль клубы составына керү өчен көрәшәчәк, – дип аңлатты «Сәләт» фоны башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Әлеге биеналле 30 март – 4 апрель көннәрендә «Сәләт» йортында уза. Биредә талантлы яшьләре ачыклау, аларга ярдәм итүнең Россия һәм чит илләрдәге тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Бу чараны уздыру идеясе әле күптән түгел генә – 1,5 – 2 ай элек туган.

– Буш вакытларын телевизор каршында үткәрәсе килмәгән яшьләргә һәрвакыт үсәр өчен мөмкинлек бар. Алар өчен республика күләмендә махсус программалар, чаралар булдырыла. Һәр бала, яшүсмер, яшь кеше өчен бер төрле шартларны кулланырга ярамый, – ди «Казан талантлар ачык университеты 2.0» башкарма директоры Айдар Акмалов.

Сер түгел, хәзер яшьләрнең күбесе үз потенциалларын Россиянең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә сынап карый. Кызганыч, күбесе шунда эшләргә яки бөтенләйгә үк яшәргә кала. Ә республиканың сәләтле яшьләре Татарстанның үзенә дә кирәк! «Талантлар университеты» вәкилләре яшьләрнең башка төбәкләрдә тәҗрибә туплауларын, ләкин аннары республкиага әйләнеп кайтуларын тели. Шуңа да әлеге университет тумышы белән Татарстаннан булган, ләкин хәзерге вакытта башка төбәкләрдә, чит илләрдә укыган, эшләгән яшьләр белән дә элемтәдә тора. “Мондый сәләтле яшьләр Татарстанда эшләргә риза булсыннар, дип тырышабыз”, – ди Айдар. Тимур Сөләйманов исә яшьләрнең чит илләрдә алган потенциалларны Татарстанда да кулланып була, дип уйлый. Ул үзе дә чит илдә белем алган. Ләкин туган җиренә – Татарстанга кайтып эшләргә, үз максатын нәкъ менә безнең республикада тормышка ашырырга теләп, шундый дәрәҗәләргә ирешкән.
Исегезгә төшерәбез, «Казан талантлар ачык университеты 2.0» – талантлы яшьләрнең мөмкинлекләрен ача торган, аларның компетенцияләрен үстерергә булыша торган институт. Ул “2015-2020 елларга Ттарастан республикасында талантлар белән стратегик рәвештә идарә итү» программасы, «Перспектива» концепциясен тормышка ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора. Әлее оешма Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев