"СӘЛӘТ"ЛЕЛӘР «ЛИДЕР XXI ВЕКА» БӘЙГЕСЕНДӘ"

6-10-нчы декабрь аралыгында Бөтенрәсәй лидерлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре «Лидер XXI века» конкурсы үтәчәк.
Илебез буенча әлеге бәйгенең муниципаль һәм төбәкара этапларында 15 меңнән артык сәләтле яшь кеше катнашкан.
Республика этабының «Яшьләр оешмалары лидеры» номинациясендә җиңүгә «Сәләт» оешмасы активисты Илфат Вәлиев тә иреште. Бүген,ягъни 5-нче декабрь көнне, Илфат Татарстан делегациясе белән берлектәбәйгенең финалына, Мәкәүгә юл тотты. «Әлеге бәйге минем өчен бикмөһим», – ди үзе Илфат. «Мондый югары дәрәҗәдәге конкурслардакатнашу кызык кына түгел, файдалы да әле. Төрле яшь лидерлар беләнаралашканда, аларның эш тактикасын күзәтәсең, тәҗрибәң беләнуртаклашасың, фикер алышасың. Аннары соң, республикабыз данын илкүләмендә яклау минем өчен зур горурлык! Татарстанның әле бер елны да әлеге бәйгедә сынатканы юк иде, шуңа мин дәҗиңү өчен 200%-ка тырышачакмын!»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    941
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    497
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    371
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019