"СӘЛӘТ"КӘ БЫЕЛ САМАРА ҺӘМ МОНРЕАЛЬ ДА КУШЫЛА

Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен "Сәләт" берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикаларында 20 җәйге алан үткәрә. Быел аларга Самара өлкәсе һәм Монреаль дә кушылачак!
"Сәләт"нең җәйге аланнарында катнашу – туган татар телебездә аралашу, яңа белемнәр, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, һөнәр сайларга ярдәм итүче белгечләр белән фикер алышу дигән сүз. "Сәләт" берләшмәсе һәр баланың шәхси үсешенә ярдәм итә, терәк була ала.

Татарстанда аланнар Лаеш районындагы «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү базасында, Алексеевсктагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтә. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Спас, Биектау районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә профильле сменалар гөрләп эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән, 2015 елның июлендә рәсми рәвештә ачылган Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге – Сәләтнең тагын бер горурлыгы. «Фәнсар» – замана белән бергә атлаучы күпфункцияле комплекс.

Һәр аланда да "Сәләт"кә генә хас булган мохит хөкем сөрә: милли гореф-гадәтләрне саклау, бердәмлек һәм дуслык хисе, фәнгә, белемгә омтылу, шәхес буларак үсү "Сәләт"нең төп билгеләмәләре булып тора.
Берләшмәнең рәсми selet.biz сайтында күптөрле юнәлешләр (тел, тарих, интеллектуаль-иҗади, эшмәкәрлек, Worldskills, IT, КВН) буенча барлык сменалар да күрсәтелгән. Алар белән тулырак танышып чыккан соң portfolio-selet.ru сайтында теркәлү үтеп, үзеңә ошаган аланга гариза калдырсаң да була. Портфолиода барлык казанышларыңны да күрсәтү кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57