Логотип Идель
Ялкын

«РУБИН» – ЦСКА МАТЧЫ: КЕРҮ БУШЛАЙ /видео/

17 майда «Казан Арена» стадионында «Рубин» - ЦСКА матчына бушлай кереп булачак. Уенга бушка керер өчен алдан җанатар паспорты гына алырга кирәк.

[embed]https://youtu.be/Zvefqq4O-JE[/embed]

Бу матч тест рәвешендә оештырыла. Әйтергә кирәк, аның ярдәмендә 2017 елның җәендә Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзрлек итеп кабул итәргә мөмкин. Чөнки матч дәвамында футбол җанатарларының идентификациясе системасын сынаячаклар.

(FAN-ID) Җанатар паспортын рәсмиләштергән кешеләргә матчка керү бушлай булачак. Жанатар паспортын тапшыру үзәгендә FAN-IDны алганда, матчка бушлай билет та бирәчәкләр. Ә мондый паспортлары булганнарга билетны алыр өчен, шушы документны гына килеп күрсәтергә генә кирәк.



Жанатар паспортын тапшыру үзәге Бауман урамы, 44/8 йорт адресы буенча эшли. 1 майдан аның өстәмә бүлеге ачыла. Ул Четаев урамы 10 нчы йортта урнашачак. Матч дәвамында «Казан Арена» стадионы янында FAN-IDның 3 чатыры эшләчәк. Ул Җанатар паспортлары белән килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә булышачак.

Матч булачак көнне 18.00 – 23.00 аралыгында стадион янында хәрәкәт чикләнелә. Бу җиңел автомобильләргә һәм йөк машиналарына кагыла. Ә җәмәгать транспортлары гадәттәгечә режимда йөриячәк. Ләкин алар «Казан Арена» стадионы тукталышында тукталыш ясамаячаа. Шуңа да җанатарларга моны исәптә тотарга кирәк.
Кайсы урамнарда хәрәкәт чикләнелә?

​ Cибгат Хәким урамы (Ф. Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр)

​ Чистай урамы (А. Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә, А. Бичурин урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр)

​  Х. Ямашев проспектында (Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр)

​ Гаврилов урамы (Чуйков урамынанн Чистай урамына кадәр)

​ Академик Арбузов урамында (Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә, Журналистлар урамыннан Х. Ямашев проспектына кадәр)

Тулырак мәгълүматны Казан Башкарма комитеты сайтында белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев