Логотип Идель
Ялкын

"РОССИЯНЕҢ ИҢ АТАКЛЫ УКУЧЫСЫ КЕМ?"

Россиянең иң акыллы укучысы Казанда яши! Күптән түгел Денис Галиәкбәров Мәскәүдән Казанга «Самый умный» телевизион проектының кече лигасында чемпион исемен яулап кайтты. Тапшыруның алып баручысы Тина Канделаки Дениска алтын байбак статуэткасын бүләк итте.


Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лице укучысы Денис Галиәкбәров «Самый умный» проектының 2009/2010 уку елы сезоны җиңүчесе булган иде. Әйдәгез шуны искә төшереп алабыз.


- Денис, белгәнебезчә, син «Самый умный» уенында беренче тапкыр гына катнашмыйсың. Уңышка юл ничек салынды?


- Әлеге тапшыруны мин беренче сыйныфта укыганда ук күреп үземне сынап карамакчы булган идем. Әмма бераз көтәргә туры килде – уенның яшь буенча чикләре бар икән бит! Берничә ел элек «йөгерек юлда» проектка чакыру турында белдерү күреп алдым. Шунда ук тапшыруга мөрәҗәгать иттем, кастинг уздым. Уеннарга бөтен гаиләбез белән әзерләндек. Махсус күнегүләр системасы уйлап чыгардык. Суперфиналга әзерләнгәндә, узган уеннарны кабат-кабат карап чыктым, сорауларга бик тиз җавап бирергә өйрәндем, логик фикерләү күнекмәләре алдым, төрле темаларны ныклап өйрәндем.IMG_7389


- Әти-әниегң белән дә таныштыр әле, Денис.


- Әтием – Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгында мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге рәисе урынбасары. Әнием – шәхси эшмәкәр, белеме буенча математика укытучысы. Бу җиңүемдә аларның өлеше бик зур. Барлык буш вакытларын минем белән уздырдылар – без уеннарга әзерләндек. Шуңа күрә уңышларым «минеке» генә түгел – «безнеке». Алар ярдәм итмәсә, җиңү килмәс иде.


- Уенга төрле темалар буенча әзерләнергә кирәк. Суперфиналда нинди тема буенча җавап бирдең?


- Борынгы заманның бөек газые – Ганнибал турында сөйләдем. Суперфиналда дулкынлануны җиңү читен булды, чөнки сораулар катлаулы, көндәшләр көчле иде.


- «Самый умный» уенында математика буенча рекорд куюың дөресме?


- Әйе. Ярымфиналда 1 минутта 19 сорауга җавап бирдем.С Тиной в студии


- Денис, син тагын ниләр белән мавыгасың?


- Математика, йөзү, китап уку – яраткан шөгыльләрем күп. Әлегә җиңүдән соң ял итәм – компьютерда «атышлы» уйныйм. Тапшыруга әзерләнгәндә андый мавыгуларым читтә калып торды.


- Уеннан соң кичерешләрең нинди? Өлкән лигада катнашырсың микән?


- Күңел халәте уенның ничек узуыннан тора. Канәгатьләнү хисе дә, үкенү хисе дә булырга мөмкин. Ләкин хис-тойгылар онытылырлык түгел. Бу – спорт, һәм минем яңадан телевизион төшерүләргә барасым килә. Үземне өлкән лигада да сынармын дип уйлыйм. Балалар өчен уздырыла торган башка телевизион проектларда да катнашырга исәплим. Мәсәлән, «Умницы и умники» уены җиңүчесе сынауларсыз гына МГИМОга - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына эләгә ала икән. Мин дә бәхетне сынап карармын әле.


[gallery size="full" columns="2" ids="6098,6095"]

Фотолар Галиәкбәровлар гаиләсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев