Логотип Идель
Ялкын

"РОССИЯ СӘГАТЬ ПОЯСЛАРЫНДА"

Бездә – иртәнге сигез, Малайзиядә инде төш вакыты җиткән була, ә Чехия сәгатьләре бары иртәнге бишне генә күрсәтер иде... Бу кадәр вакыт аермасы каян килеп чыга соң, нишләп сәгатьләрне «тигезләп» куеп булмый?!

Безнең илебез Көнбатыштан Көнчыгышка сузылган. Мәскәүдә көн булганда Камчаткада төн уртасы. Исегезгә төшерегез, ни өчен Җирдә көн белән төн алмашына?! Җирнең үз күчәре тирәли әйләнүе тәүлекнең алмашуын дәлилли. Җир шарының төрле меридианнарында сәгать бер үк мизгелдә тәүлекнең төрле вакытын күрсәтә. Бер үк меридианда, аның һәр ноктасында Төньяк полюстан Көньяк полюска кадәр тәүлек вакыты бер төрле була. Ул – җирле вакыт дип атала. Ләкин җирле вакыттан файдалану уңайсыз, ул төрле илләр һәм Көнбатыштан Көнчыгышка таба сузылган очсыз-кырыйсыз илебезнең өлешләре арасында бәйләнеш булдырырга комачаулый. Шуңа күрә Халыкара килешү нигезендә пояс вакыты дип аталган система кертелә.

Көнбатыштан Көнчыгышка...

Җир үз күчәре тирәсендә сәгать теленә каршы Көнбатыштан Көнчыгышка 24 сәгатькә, яисә бер тәүлеккә тулы әйләнеш ясый. Җир шары меридианнар буенча 24 полюска бүленә (360 градус – 24 сәгать эчендә). Ә бер сәгать эчендә Җир 15 градуска борыла. Шулай итеп, һәр пояста вакыт күрше поястагы вакыттан 1 сәгатькә аерыла. Җир Көнбатыштан Көнчыгышка таба әйләнгәнгә күрә, теләсә кайсы пояс белән Көнчыгыштан янәшә пояста тәүлек вакыты бер сәгатькә артык, ә Көнбатыштан бер сәгатькә кимрәк була. Һәр пояста вакытны бу пояс уртасыннан узучы меридиан буенча исәпләргә килешенгән. Бер сәгать поясы чикләрендәге вакыт пояс вакыты дип атала. Ләкин барыбер сәгать поясларының чикләре нәкъ меридианнар буенча гына узмый. Уңайлылык өчен илнең административ бүленешен исәпкә алып, теге яки бу административ берәмлек бер сәгатькә сәгать поясында булырлык итеп билгелиләр. Кайбер сәгать поясларының пояс вакытларына аерым исемнәр бирелгән. Мәсәлән, нуленче пояс вакыты – Көнбатыш Европа, беренче пояс вакыты – Урта Европа, икенче пояс вакыты – Көнчыгыш Европа вакыты дип атала. Димәк, сәгать поясларының чикләре сынык сызыкны хәтерләтә.

Вакытны кайдан саный башлыйлар?

Вакытны нуленче меридианнан саный башлыйлар. Нуленче пояс итеп уртасыннан Гринвич обсерваториясе (Бөекбритания) меридианы узучы сәгать поясы кабул ителгән. Бу пояс 24 нче пояс булып та хезмәт итә. Нуленче меридиан һәрвакытта да Гринвич аша үтмәгән. Франциядә нуленче меридиан Париж, Россиядә – Пулков обсерваториясе, АКШта – Вашингтон аша үтә дип саналган. Антверпенда 1872 елда халыкара географик конгресста яңадан нуленче меридиан турында сорау кузгатыла, бердәм нуленче меридиан кирәклеге исбатлана. Һәм бары тик 1884 елда гына Вашингтонда халыкара конгресста бердәм карар кабул ителә: нуленче меридиан булып Гринвич меридианы кала.

Димәк, санау ноктасының кайда икәнлеген белгәч, сәгать поясларын без узебез дә санап чыгара алабыз. Яңа тәүлек башлану итеп шартлы рәвештә 12нче сәгать поясын алалар. Аның уртасыннан 180 градус меридианы уза. Ул даталар алмашыну сызыгы булып санала, шулай ук Көнчыгыш ярымшардан Көнбатыш ярымшарга күчүне күрсәтә һәм киресенчә. Бу шартлы сызык аша үтеп, без бер тәүлектән икенчесенә күчәбез. Мәсәлән, Валерий Чкалов җитәкчелегендәге экипаж 1937 елның 18 июнендә безнең илдән Америкага оча һәм, җиргә төшмичә 2 тәүлек очканнан сон, Америкага 20сендә түгел, ә бәлки 19 июньдә, ягъни кичәге көн белән җиргә төшә.

Ун тапкыр Яңа ел?!

Безнең ил территориясендә 11 сәгать поясы. Россиянең башкаласы Мәскәү – икенче сәгать поясында, э Чукотка ярымутравы 12нче пояста урнашкан. Ләкин уңайлылык өчен бездә 11нче һәм 12нче сәгать пояслары берләштерелгән. Шуңа күрә Россиядә Яңа елны 11 тапкыр тугел, ә бары 10 тапкыр гына каршыларга була. Россия халкының 60%ы Мәскәү вакыты буенча яши. Бөтен транспорт төрләре һәм элемтә чаралары Мәскәү вакыты буенча эшли. Әгәр Мәскәүдә көндезге 12 булса, Магаданда кичке сәгать 8. Димәк нуленче меридианнан Көнчыгышка таба бер сәгать өстибез, ә Көнбатышка таба бер сәгатькә киметәбез. Хәзерге көндә Россиядә сәгать пояслары санын киметү турында фикерләр йөри, аның ни белән бетүен вакыт үзе күрсәтер.

Aida SӘУDӘSH фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев