Логотип Идель
Ялкын

"РОК – АЗАТЛЫК МУЗЫКАСЫ яки МИН РОК-МЕТАЛ БЕЛӘН ЧИРЛИМ"

Дустым, 13 апрель көнне дөньяда Рок-н-ролл көне уза. Сине чын күңелдән бу бәйрәм белән котлыйм һә иң яхшы 9 музыкаль композиция юллыйм. Шулайк ук берничә татар рокының иҗат җимешләрен тыңларга киңәш итәм.

Илмира Салих кызы Шәйдуллина, музыка дәресләренең берсендә "Рок вәкилләре, 50 яшьлек "The Beatles" төркеме – жанр классикасы. Һәм рок жанры, гомумән, классика булырга мөмкин" дигән сүзләргә - безнекеләр кәефсезлегеннән арынып, бик шатланды.


Өй эше булып берәр рок-группа турында мәгълүмат табып, сөйләү иде. Шимбә көнне бирелгән эш хәтта икеле капчыкларын да уятты, дистә укучылар алар турыда бик кызык фактлар тапкан, презентацияләр ясаган иде.


Безнең 8а сыйныфында 4-5 авыр музыка тыңлаучылары бар. Аларның яраткан рок төркемнәре: Green Day, Rammstein, Slipknot, Nirvana. Әле попурляшмаган төркемнәр дә байтак иде. Мисал өчен, Калифорниядә оешкан R5 рок-төркеме. Кыскасы, бу тема укучыларны илһамландырды һәм без аңа бик яхшы әзерләндек. Илмира Салих кызы презентацияләребезне, һичшиксез, конкурсларга җибәрәчәкмен, диде.


Кешеләр арасында мондый сүзләр йөри: имеш, классика һәм рок тыңлаучыларның баш мие яхшы эшли, алар 4-5леләргә генә укый һәм бик иҗади. Моцарт, Бетховен, Бах яратучыларның елмаю чаткылары чыгадыр хәзер, чөнки бу – дәлилләнгән! Әлбәттә, бу тыныч, күңелгә ятышлы жанрны беркайчан да онытмаслар, тыңларлар, дип уйлыйм.


Ә менә "таш музыка"га һәвәсләрне әле өйрәнеп бетмәгәннәр. Мин дә дусларымнан сораштыру уздырдым, менә рок фанатларының сүзләрен түкмичә-чәчмичә язып бардым.


Җәлил бистәсенең1нче мәктәбендә 8а сыйныфында укучы Зәринә Галиева: “Минем иң яраткан рок-төркемем – "Beatles". Бу сыйфатлы һәм рәхәт музыка белән бөтен көнемне уздырам кебек. (Хәтта фенечкасында да төркем исеме бизәлгән – авт.) Барысы да социаль челтәрләрдән башланды. Дустымның шундагы язмасында бу музыка бик ошады. Укуым яхшы, мин – “отличник”, хәзерге вакытта олимпиадаларга әзерләнәм. Сәнгать мәктәбендә белем алам”.


Сыйныфташым Айгөл Хантимерова: "Минем музыка дигән чир бар. Музыкасыз яши алмыйм. Аеруча металлны һәм рокны үземчә кабул итәм. Балачактан ук Rammstein фанаты мин. Ә хәзер алдагыларны ошатам: Marilyn Manson, Green Day, Slipknot. Тик, аларга карамастан, укуым яхшылардан түгел". 


Сыйныфташым Светлана Ермолаева: "Мин үземне горур итеп – меломан!, - дияр идем! Бу – берничә жанрларны үз итеп, аларны хөрмәтләү дә бит. Ә күпләр "рэп эстрададан матуррак" та ди. Безнең зәвык икенче кешегә караганда туры килми. Ләкин минем яраткан төркемнәр өч кенә: Green Day, Skillet, My Chemical Romance. Һәм алар рок! Мин көләч, игътибарлы, укыум – кайвакыт әйбәт, кайвакыт – юк!"


Нәтиҗә дә ясарга вакыт җитте. Мин берничә укучыдан алсам гына, башкалар үтенечемне кире кактылар. Ә Җәлилдә авыр музыканы тыңлаучылар - бихисап! Британия галимнәре сүзләренчә, классика һәм "хеви-метал" кешеләре (авыр музыка) вәкилләре охшаш. Икесе дә алар - иҗади, азатлы, әмма аралашмаучан кешеләр. Шуңа күрә белеме югары. Рок тыңлаучыларны, һәм рок белән мавыгучыларны без куркыныч, дип кабул итәбез. Ә чынлыкта, алар - иң гади кешеләр, тик үзләренең нечкәлекләре белән. Һәм шул кешеләрдә кызыксынуларны, нечкәлекләрне белеп яшәсәк иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев