Ялкын
«ҺӘРКЕМГӘ КЫЗЫК»
Greg Joy – «Celtic Enchantment», 2000
Жанры: world music
Игътибар: кайчан җырлый башлар бу дип көтмә – альбом инструменталь
Сиңа ошбу затлы музыкант белән танышуны «Wild mountain theme» композициясеннән башларга киңәш итәм. Аның музыкасында кельтларның әйлән-бәйлән уеннары, ирланд малайларының төнге учак янында флейта уйнаулары, Стивенсонның «Арчан балы» һәм итәкле Шотландия рухы үзе яши сыман...
Adele – «21», 2008
Жанры: блюз, соул, поп,
Игътибар: карлыккан тавыш
Алдан үк әйтеп куям: сез көн дә радиодан ишетеп белгән Адель җырлары – айсбергның иң очы гына (судан чыгып торган очы, әлбәттә), тыңлар өчен иң җиңелләре. Синең калганнарын да тыңлаган бармы? Ә син җырларның нәрсә турында икәнлеген беләсеңме икән? Ә бит аның карлыккан тавыштан һәм көчле бэк-вокалдан тыш та, әле әйтерлек сүзе бар. Бу альбом инглиз телеңнене дә шомартачак, музыкаль эрудициясеңә дә файда гына китерәчәк.
Slipknot- «All hope is gone», 2008
Жанры: ню-метал, альтернатив метал
Игътибар: Артык хисле затларга бу музыканы тыңлау катгый тыела
«Слипкнот»», оешканнан бирле, маскаларда гына чыгыш ясый. «Масканың вазыйфасы нәрсәдәме? Ул беренче урында тышкы кыяфәтебез түгел, ә музыка булуын ассызыклый. Без музыканың коммерциягә әйләнеп баруына каршы чыгабыз, җанатарлар синең концертыңа киемеңнең кайсы дизайнердан тегелгәнен карар өчен түгел, музыка тыңлар өчен килергә тиеш», − ди алар. Йә, инде кызыксындырдылармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев