Логотип Идель
Ялкын

"БЕЗНЕ НИЧЕК АЛДЫЙЛАР?"

Режиссер тамашачыга әкияти дөнья тәкъдим итә: ялган урын, ярымялган вакыйга һәм уйлап чыгарылган образлар... Ә сез чын полиция хезмәткәрен актердан аера аласызмы?

«Леон» фильмы исегездәме икән? Аны төшергәндә, шундый кызыклы хәл була: урам тутырып полиция булып киенгән актерлар килә, мәш килеп кино төшерәләр. Шул ук вакытта якында гына урнашкан кибетне бер карак баса... Чыгып качам дигәндә, карак бер төркем «полиция»не күреп ала һәм, барыбер тоталар дип, үзе кулларына бирелә. Сер ачылгач, шакката... Ләкин соң була инде! Сәнгать көче шундый ул!

ХЛОП!

«Твин Пикс» сериалындагы сүзләр белән башлыйк әле: «Ябалаклар – ябалак булып күренә генә...». Менә-менә, фильмнар белән дә шулайрак, тасманың бу ягында безнең күргәннәр тасманың теге ягында торган оператор, актер, режиссерлар күргәннән аерыла. Әйдәгез, бүген кино төшерүчеләр дөньясына сәяхәт итәбез! Әйдәгез, яшерен серләрне тар-мар китерәбез, ә?!

Күренә, имеш... Кызыксынганыгыз булдымы, кинодагы матур-матур йортларны ничек кызганмый яндыралар, шартлаталар икән?

Чынлыкта исә... Чын йортлар, машиналар һәм кешеләр сирәк яндырыла... Моның өчен, гадәттә, муляж кулланалар. Брюс абый Уиллис дөньяны коткарсын өчен, башта катыргы яки ДВП кебек материаллардан шәһәр төзиләр, эченә дә ялтырап торган машина каркаслары, манекеннар тутыралар. Соңыннан гына барысы да шартлый һәм җимерелә! Ләкин Брюс абый моны үзе генә булдыра алмас иде: шуңа, вакыт әрәм иткәнче, текст ятлый тора ул! Сәхнәгә күренмәс тылсымчылар – пиротехниклар чыга! Алар, кешегә зыян китермичә, эффектлы янгыннар ясый белә. Башта пиротехниклар катастрофа өчен төзелмәнең макетын ясый. Ул курчак өе кадәр генә! Тәрәзә рамын кисәләр дә, кайсы яктан яначак икәнен карый башлыйлар.  Соңыннан яндырып җибәрәләр дә... ХЛОП! Фотомонтаж ярдәмендә зурайталар.

ПЕСИ – ПЕСИ ТҮГЕЛ...

Кинода еш кына җәнлекләрне күрергә мөмкин. Хатико, Рекс, Гарфилд, Белый Клык белән таныштыр инде сез. Әмма алар гади җәнлек түгел, барысы да – актерлар. Кайчак этләргә грим салып, кинода бүре ролен дә уйнаталар икән. Кинодагы юлбарыс та кайчак «бизәнгән» песи була ала.

Күренә, имеш... Агач ботагында кошлар сайрый, ә төп геройның юлын кара песи кисә...

Чынлыкта исә...  Җанварлар да актер булып эшли. Мәсәлән, «Том и Джерри» мультфильмы башланганчы, экраннар алдында ырылдап алган арысланны хәтерлисездер инде, «Metro-Goldwyn-Mayer» логотибы ул. Менә шушы арыслан – Лео – кино дөньясына 1958 елда  килә. Аңа кадәр дә арыслан-актерлар була: беренчесе исемсез арыслан, аннары таш сын, Слетс,  Джекки, Телли, Таннер һәм Джордж уйнап ала. 1958дән бүгенге көнгә кадәр ырлаганы – Лео инде аның!

САХАРАДА КЫШ БУЛАМЫ?

Күренә, имеш... Яңгыр яки кар ява.

Чынллыкта исә... Кинода моңсу булса, эшләр килеп чыкмаса яки берәү үлеп китсә – гел моңсу җыр яңгырый башлый һәм яңгыр ява. Җыр белән барысы да аңлашыла инде, ә менә кар һәм яңгыр белән ничегрәк соң? Җәй кышка ничек бик тиз генә әйләнә икән? Әле тагын туңмыйлар да, җиңелчә күлмәк-туфлидән йөгерешәләр. Моны кем оештыра соң? Махсус эффект осталары! Әле һаман компьютерда чын яңгыр һәм чын кар ясый алмыйлар. Шуңа күрә аны вакытында гына, нәкъ төшерү мәйданында эшлиләр. Гади су кадрда күренми, аңа төрле химик  матдәләр кушалар. Ә элек суга сөт өстәгәннәр! Кар – күп очракта янгын сүндерү күбеге,  вакланган боз яки полиэтилен кисәкләре икән.

АКТЕРЛАР ЯШӘРӘ БЕЛӘ!

Күренә, имеш... Соңгы сер килеш-килбәт турында! Төп герой башта яшь кыз, урта яшьләрдәге туташ, ә кино азагында бөтенләй әбигә әверелә дә куя!

Чынлыкта исә... Грим салучылар «гаепле»! Алар яшәртә дә, картайта да, матурайта да, ямьсезли дә ала. Хәтта танып булмый кайчак: бөтен СССРга танылган Убырлы Карчык – абый кеше, Георгий Милляр икәнен титрлардан гына белеп була. Һич, һич кенә дә охшамаган инде абыйга! Ничек эшләнә соң бу тылсым?! Актерның йөз төсенә туры китереп, махсус материалдан битлек ясыйлар. Шуңа мыек та ябыштырып, парик та тагып, кояшта янган төс тә өстәп була...

КИНОДА НИЧЕК ЕЛАРГА?

ЛӘЙСӘН ФӘЙЗУЛЛИНА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы, «Дилемма», «Сөюләрем сине хак минем», «Гастарбайтер» фильмнарында уйный: Кино – пазл кебек җыела торган матурлык. Эшләнеп бетмәгән урыннары булса, вакыт узгач, кире кайтып эшли алмыйсың, бетте инде. Аның каравы, бер әйбер килеп чыкмаса, режиссерның түземлеге һәм вакыты беткәнче, дубльләр төшерә аласың. Ничә йөз сәгатьлек тасмаларны соңыннан кисеп, туксан минутлык картина ясыйлар.

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, «Дилемма», «Ерактагы якты йолдызым» фильмнарында уйный: Әйе, мәсәлән, су астында озак-озак суламый тора алган кешеләрне күрсәтү яки үлгән кешенең һич кыймылдамый ятуы кирәк икән – ярдәмгә кадрирование килә. Бер төшереп алганны сузалар да сузалар, сузалар да сузалар...

ЛӘЙСӘН ФӘЙЗУЛЛИНА: Әгәр актер еларга тиеш, ләкин һич кенә күз яше чыкмый икән, күз төбенә суган яки күзнең үзенә глицерин сөртәләр. Вуаля, төп каһарман үткән гомерен яки мәхәббәтен искә төшереп, туктый алмый күз яшенә буыла.

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: Кайчак актер образга туры килеп бетми, артык юан яки артык ябык була. Голливуд режиссерлары бу очракта актер өчен махсус тренерлар, диетологлар чакыра. Ә безнекеләр үзләре тырыша...

ЛӘЙСӘН ФӘЙЗУЛЛИНА: Ә сез беләсезме, кинода башта күренешләрне төшерәләр,  аннары гына тавышны кушалар. Элегрәк моның өчен тавыш яздыру студияләренә барырга кирәк иде, инде төзелеп беткән фильмга карап сөйләргә... Хәзер исә тавышлар фильмны төшергәндә үк яздырыла: башта ‒ күренешләр, ә аннары аерым-аерым сүзләрне, үтеп китүчеләрнең тавышын, үкчә шакылдауларын махсус микрофон ярдәмендә теркәп куябыз.

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: Элек кино төшерү авыррак булса, хәзер кыйбатрак. Яхшы тасма өчен идеяләр генә җитми, акча да кирәк. Кызыклы характерларны, кызыклы җирләрне күрсәтеп, тамашачының игътибарын яуларга тиеш режиссер.

ЛӘЙСӘН ФӘЙЗУЛЛИНА: Режиссер – фильмның йөрәге, башы, тылсымчысы ул! Миңа Илшат Рәхимов һәм аның командасы бик ошый. Идеяле, үзенчәлекле фикерли торган һәм бик гади, күңелле кешеләр, шуңадыр «Гастарбайтер»да төшү эш түгел, ә күңел ачу кебек кенә булды. Режиссердан күп әйбер тора шул... Актер сценарийны укыганчы ук фильмның бөтен вак детальләре уйланыла. Нәтиҗәдә, пазл төзелә: тасмада бит Эйфель манарасын да Азнакайдагы бер тауга утыртып куярга була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев