«РЕЖИССЕР БУЛАМ ДИСӘҢ»

Татарстанда зур проект - республикабыз турында фильм төшерү эшләре башланып китте.

Әлеге авыр һәм бик җаваплы эшкә яшь, сәләтле Казан режиссеры Владислав Кушнеров алынырга була. Татарстан турында фильм «Кинокрут» видеостудиясе һәм Вконтакте социаль челтәрендәге «Татарстан. Наша Республика» паблигы белән берлектә төшерелә.

«Кинокрут» командасы фильм төшерүне Саескан тавында башлап җибәргән инде. Оештыручылар биш көн эчендә Татарстанның 16 торак пунктында булырга һәм республикабызның иң матур урыннарын төшерергә өметләнәләр.
Идея авторлары бөтен теләүчеләргә дә фильм ясауда катнашырга тәкъдим итәләр. Моның өчен бары тик Татарстаныбызның матур урыннарын төшергән видеоязмаларны режиссерга, «Татарстан. Наша Республика» паблигы администраторына җибәергә яки Вконтакте социаль челтәренә #НашаРеспублика хештегы белән эләргә кирәк.

«Татарстан. Наша Республика» паблигы: https://vk.com/nashtatarstan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    747
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    441
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    375
    0
    0

Блоглар