Логотип Идель
Ялкын

"РАЯЗ ФАСЫЙХОВ ТӘКЪДИМ ИТӘ"

УКЫ

Л. Н. Толстойның «Война и мир» китабы. Аңа яңадан һәм тагын бер кат яңадан әйләнеп кайтып була: һәр ачканыңда башка бер әсәр кебек. Кеше, мөгаен, үзенә кызык булган, җанына аваздаш темаларны гына күрәдер. Психологлар шулай ди бит. Минемчә, әлеге китапта күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин.  Иң мөһиме, укы гына, ә китап ‒ үзе ачыла! Война и мир

ТЫҢЛА

Элтон Джонны тәкъдим итәсем килә. Миңа нигәдер бала һәм үсмер чакны искә төшерә әлеге җырчы. Шуңа да гел җылы, якты тойгылар уята. Мәсәлән, «Circle Of Life» җыры «Король Лев» мультфильмы саундтрегы иде. Сүзләре электән таныш, аларның мәгънәсен еллар узгач кына белдем. Матур икән...Элтон Джон

КАРА

«Начало» фильмын карарга (Кристофер Нолан, 2010) киңәш итәм.  Уйларга, уйланырга һәм тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә торган картина. Эшләнеше ягыннан да бик сыйфатлы. Музыка катламы да сокландыра Ә иң мөһиме – мәгънәсе бар, бушка вакыт әрәм итү генә түгел. Үзең өчен ниндидер кыйммәтләр ачасың.НАЧАЛО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев